Казан мәчетләре Мәүлид кичәләренә чакыра. Кая барырга?

01 ноябрь 2019 ел 11:35
Казан мәчетләре Мәүлид кичәләренә чакыра. Кая барырга?

Рабигыль-әүвәл ае җитү белән Татарстан мәчетләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне ﷺ – Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чаралар башланды. Мәүлид кичәләрендә вәгазьләр һәм Коръән аятьләре укыла, мөнәҗәтләр башкарыла, Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтелә, аның тормышы һәм пәйгамбәрлек эшчәнлеге, ул күргән хәлләр, могҗизалар турында хикәятләр сөйләнә. Мәүлид уңаеннан очрашулар дин кардәшләребез өчен Рабигыль-әүвәл ае дәвамында оештырылачак һәм аларны үзләренең төрлелеге белән сөендерәчәк. Казан мәчетләре барлык теләүчеләрне фильм карарга, видеобәйгеләрдә һәм викториналарда катнашырга, лекцияләр, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә юнәлтелгән чыгышлар тыңларга чакыра. Традицион «КиноМәүлид» – театральләштерелгән-кинематографик проект аерым игътибарга лаек. Аның кысаларында «Ривьера» күңел ачу үзәгендә («Эрмитаж» концертлар холлы) «Плацебо» фильмы премьерасы көтелә.

Исегезгә төшерәбез: Мәүлидкә багышланган чаралар Казанда 30 октябрьдә «Бабаларыбыз мирасы» дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе һәм башкаланың «Гаилә» мәчетендә үткәрелгән мәҗлес белән башланып китте. Татарстандагы иң тантаналы Мәүлид ән-Нәби чарасы традиция буенча Болгарда 2019 елның 8 ноябрендә узачак.

Мөселман дин кардәшләребезне ялгыштырып, Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән буш хәбәрләрнең мессенджерларда актив таралуына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аллаһы илчесенең ﷺ туган көненә багышланган чараларны үткәрүнең дөрес булуына карата дәлилләр китерә.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺтуган көненә багышланган чараларның тулы исемлеге түбәндәге таблицада китерелгән:

Көне

Вакыты

Мәчет

Искәрмә

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

10.11

 «Болгар» мәчете

Коръән уку, салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр, вәгазь. 

13.11

12:30

«Нурислам» мәчете

 (*ирләр өчен генә)

Мәскәү һәм Киров районнары

06.11

 «Ярдәм» мәчете

 программада - балаларның чыгышлары

15.11

 «Миргазыян» мәчете

 «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы» темасына викторина

(*чараны уздыру көне үзгәрергә мөмкин)

Ай дәвамында

мөхтәсибәтнең барлык мәчетләрендә

 «Мин Мөхәммәд Пәйгамбәрне ﷺ ни өчен яратам?» дигән темага  видеоконкурс 

(хронометраж - 1 минут)

Ай дәвамында

мөхтәсибәтнең барлык мәчетләрендә

 «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышы» рефератлар бәйгесе (кулъязма рәвешендә 3-4 бит)

Совет районы

12.12

19.00

«Ривьера» күңел ачу үзәге («Эрмитаж» концертлар холлы)

«КиноМәүлид» – театральләштерелгән-кинематографик проект. «Плацебо» фильмы премьерасы.

Фильмның дәвамлылыгы: 45 мин. Билетлар алу турында мәгълүматны Instagram - @kino.mavlid сәхифәсендә белергә мөмкин.

01.11

16:00

 «Шәрәфетдин» мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

02.11

16:00

«Ибраһим» мәчете

  Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

03.11

13:00

«Бухарская» мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

08.11

җомга намазыннан соң

"Чебакса" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

09.11

12:20

 "Ислам" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

16.11

13:00

 "Сәлах" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

09.11

13:00

 "Ярулла" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

08.11

җомга намазына кадәр

 "Мәдинә" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

15.11

җомга намазыннан соң

"Әхтәм" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

14.11

18:00

"Дин Ислам" мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

Вахитов һәм Идел буе районнары

08.11

13:00

 «Ризван»мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

04.11

18:30

«Апанай» мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

14.11

10:00

 Иске таш мәчет 

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

13.11

18:00

Зәңгәр мәчет

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

17.11

09:30

«Гадел» мәчете

13.11

11:00

 «Әмәт тавы»мәчете

Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

12.11

09:00-10:00

Кабан арты мәчете

"Пәйгәмбәрең кем синең?" дип исемләнгән чара

13.11

19:00-20:00

Кабан арты мәчете

Рус телендә «Пәйгамбәребезнең ﷺ холкы» дигән темага лекция

14.11

15:00-16:00

Кабан арты мәчете

Мәктәп укучылары өчен «Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ  – барча галәмнәргә рәхмәт» дигән темага лекция

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана