“Зәкят” фонды аз керемле гаиләләргә 15 балалар арбасы бүләк итте

01 ноябрь 2019 ел 12:03
“Зәкят” фонды аз керемле гаиләләргә 15 балалар арбасы бүләк итте

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 4-нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар арбалары бүләк итте. Кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 15 арбаны "Зәкят" хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тапшырган. Арбаларны алырга Казанның төрле районнарында яшәүче әниләр килде.

Аларның берсе – алты бала анасы Татьяна Спиридонова. Гаилә башлыгы үзенең умыртка баганасын сындырып, эшли алмас хәлгә килгәннән соң, Спиридоновлар авыр финанс кыенлыклар кичерә башлый. Балаларны һәм тормыш иптәшен карау белән беррәттән, Татьянага иренең 86 яшьлек авыру әтисен дә карарга туры килә. Гаилә арендалы фатирда яши. Коляска өчен зур рәхмәтен шулай ук ялгыз өч бала анасы, ДЦП белән авыручы балаларны тәрбияләүче,  янгынга юлыккан гаилә анасы һ.б. килеп белдерде.

Мохтаҗ гаиләләргә арбалар тапшыру гамәлен “Зәкят” фонды быелның Рамазан аенда башлап җибәргән иде. “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында ул вакытта балалар арбалары 13 гаиләгә тапшырылган. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарыннан килгәннәр иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана