Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы башланып китте

05 ноябрь 2019 ел 09:15
Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы башланып китте

Татарстанда күренекле татар дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов айлыгы башланып китте. Айлык ноябрь буена дәвам итәчәк, төп чаралар Чистай мөхтәсибәтендә узачак. Шуларның беренчесе – Коръән укучылар бәйгесе кичә, рабигыль-әүвәл аеның 7-нче көнендә узды. Айлыкны балалар арасында Коръән укучыларның зональ бәйгесе белән тәмамлау планлаштырыла. Бәйгедә Татарстанның 7 районыннан укучыларның катнашуы көтелә. Хәзерге вакытта киң колач белән әзерлек эшләре бара, конкурсны үткәрү урыны һәм вакыты билгеләнә.

Кичәге яшь мөселманнар катнашында Коръән укучылар бәйгесе күптән түгел ачылган Ислам үзәгенең конференц-залында үтте. Конкурста йөзләп бала катнашты, алар арасында Чистай районының төрле авылларыннан да килүчеләр бар иде. Катнашучылар 3-6, 7-10 һәм 11-15 яшьлек балалар иде. Сабыйларны сәламләп, Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, Коръән укуның фазыйләтләрен билгеләп үтте. Балаларны укытучылардан торган  мәртәбәле жюри бәяләде. 3-6 яшьлек балалардан бер һәм аннан да күбрәк сүрә белү таләп ителсә, 7-10 яшь категориясенә керүчеләр 4 һәм аннан да күбрәк сүрәне белергә тиеш иде. 11-15 яшьлек балалардан 7 һәм аннан да күбрәк сүрә белүчеләр кабул ителде. Жюри һәр яшь категориясендә 6 җиңүче атады, аларга скейтборд, чаңгы, сикерү инвентаре, конструкторлар, курчаклар, мавыктыргыч уенчыклар, гаджетлар, баш киемнәре һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырыды. 

Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов истәлегенә багышланган чараларның Чистайда үткәрелүе очраклы түгел: ул 30 ел элек Чистай шәһәрендә Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел “Нур” мәчетендә имам булып хезмәт иткән. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана