Татарстан районнарында Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар уза

07 ноябрь 2019 ел 13:54
Татарстан районнарында Мәүлид бәйрәме уңаеннан чаралар уза

Мәүлид ае керү белән, Татарстан мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килү көне уңае белән, күпләгән чаралар үткәрелә башлады.

Әйтик, кичә, рабигыль-әүвәл аеның 9-нчы көнендә, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең "Ярдәм" мәчетендә Мәүлид ашы узды. Бәйрәмдә «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды җитәкчелеге, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте имамнары, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре, дәрәҗәле кунаклар, «Сөйләшә торган куллар» курсларында тернәкләнү узучы кардәшләребез, «Ярдәм» мәчетенә йөрүчеләр, Казан шәһәренең Дагестан җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Мәүлид ашы Коръән сүрәләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары, «Ярдәм» мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов чыгыш ясады. Ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Мәүлид Ән-Нәбинең барлык мөселманнар өчен әһәмияте турында сөйләде. Хәбир хәзрәт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Исламны таратуда ныклыгын һәм тырышлыгын билгеләп үтте. Ишетмәүчеләргә вәгазьне сурдотәрҗемәче Рәйсә Сабирҗанова тәрҗемә итте.

Ә менә Саба районы Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчетендә Мәүлид бәйрәме балалар өчен махсус үткәрелде. Әлеге чарага килүчеләрне Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, мәчет имамы Әхмәд хәзрәт Сафин сәламләде. Укучылар көзге каникул вакытында үзләштергән белем-күнекмәләрен ныгыттылар, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы, аның күркәм әхлагы турында вәгазь тыңладылар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек барышында, берничә көн алдан, балаларга мөнәҗәтләр өләшеп чыкканнар, алар аны яхшылап өйрәнеп килгәннәр. Мәүлид бәйрәме өйлә намазы уку белән башланып китте, аннары вәгазь уку, сорауларга җавап бирү, чәй эчү булды. Алга таба балалар яттан белгән барлык сүрәләрне, догаларны укып күрсәтте. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. “Әлеге чара балаларны шатландыру өчен оештырылды, аларның күңелендә Мәүлид бәйрәме күркәм хатирә булып озак еллар саклансын өчен тырыштык, бер баланы да бүләксез калдырмадык”, – дип белдерде мәчет имамы.

Бүген Балтач районы Янгул авылы мәчетенең 25 еллыгы уңаеннан узучы тантаналар кысаларында биредә район имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелыш тәмамланганнан соң Мәүлид ән-Нәби уңае белән вәгазьләр сөйләнде, Коръән укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында мөнәҗәтләрне мәктәп балалары да, танылган автор-башкаручы Ильяс Халиков та әйтте. Ахырдан күмәк рәвештә дога кылынды, мәҗлес узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана