Казанга Мәхмәд Әмин Ай – республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсенең төп кунагы килде

07 ноябрь 2019 ел 15:03
Казанга Мәхмәд Әмин Ай – республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсенең төп кунагы килде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 10-нчы көнендә, Казанга иртәгә Болгарда узачак республикакүләм Мәүлид ән-Нәби чарасы кунаклары килә башлады. Кичәнең хедлайнеры Төркиядән Изге Коръән укучы, нәшидләр башкаручы Мәхмәд Әмин Ай булачак. Татарстан башкаласына килеп җитү белән үк, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күреште.

Очрашуда мөфти аңа нәзарәт эшчәнлеге һәм республика мәчетләрендә имамнар эшен оештыру системасы турында сөйләде. Мөфтиятнең нәшрият, бигрәк тә Коръән бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге, чит ил кунагында аеруча зур кызыксыну уятты. Камил хәзрәт Коръәнне бастыруның татар традицияләрен торгызу этаплары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу юнәлештәге соңгы казанышлары хакында бәян итте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Каләм Шәриф басмасы дөнья күләмендә халыкара стандартларга туры килгән дип танылуына, шулай ук Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты идарәсенең уңай бәя алуына, Коръәнне өйрәнү өлкәсендә мөфтият куйган тырышлыкларга карата Мәхмәд бәй үзенең тирән хөрмәтен белдерде.  

Татарстан мөфтиятенең Коръән нөсхәләре белән танышканнан соң, ул шулай ук үзенең дә уңай күзәтүләрен билгеләп үтте. Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп мөхтәрәм кунакка нәзарәт тарафыннан чыгарылган Мәрҗаниның алты томлыгын, төрле елларда мөфтият бастырган Коръән басмаларын, шулай ук үзенең башкаруында аудиокоръән бүләк итте.

Моннан тыш, Камил хәзрәт кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать белгечләре – «Даруль-ифта» беренче федераль бушлай мөселман колл-үзәге консультантлары белән таныштырды һәм Татарстанда ислам мәгариф системасы структурасы хакында сөйләде. Өстәп ул мәртәбәле кунакка резиденция, шул исәптән аның тарихи өлеше – Галимҗан Баруди йорты буенча экскурсия үткәрде һәм берочтан татар халкының килеп чыгышы, тарихы һәм милли мәдәнияте турында сөйләп узды.

Аннары рәсми булмаган шартларда алар иртәгә Болгарда узачак чара - Мәүлид ән-Нәби барышы хакында фикер алышты. Мәхмәд Әмин Ай кичәне Коръән укып ачып җибәрер һәм нәшидләр башкарып программаны бизәр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана