“Зәкят” хәйрия фонды балаларны Мәүлид бәйрәме үткәреп сөендерде

07 ноябрь 2019 ел 15:06
“Зәкят” хәйрия фонды балаларны Мәүлид бәйрәме үткәреп сөендерде

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 10-нчы көнендә, Казан шәһәренең “Туган авылым” милли комплексында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Мәүлид Ән-Нәбигә багышланган мәҗлес үткәрде. Бәйрәмгә күп балалы, инвалид балалы гаиләләр – барлыгы 150дән артык кеше җыелды. Чарада Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды генераль директоры Булат Мәрданов, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, “Сила” хәйрия фонды генераль директоры Гадел Заһретдинов һәм башкалар катнашты. Чараны Марсель Әхмәдуллин алып барды.

Чара башында сәламләү сүзе белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясады. Ул әлеге чараны оештыруга һәм үткәрүгә игътибарлылык күрсәтүчеләргә, шулай ук иганәчеләргә, волонтерлар һәм фондка ярдәм күрсәткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләрен белдерде. Аннары фондның “шәкерте” Диләрә Хөснуллина Кәлам Шәрифтән «Йәсин» сүрәсе аятьләрен укыды.

Аннары вәгазь белән Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады, ул кунакларга Мәүлид Ән-Нәбинең әһәмиятен искә төшерде:

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу дөньяга килүе –кешеләрне караңгылыктан чыгарган, ягъни наданлыктан коткарган. Аллаһының Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм рабигыль-әүвәл аенда туган. Ул күп еллар дәвамында үз гөнаһларына батып, туры юлдан адашкан кешеләрне хак юлга бастыра. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу дөньяга килүен искә алып, без күңелебездә аның Пакь Сөннәтен саклыйбыз, Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә яшәргә тырышабыз. Бүген сезнең белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын искә төшерергә, Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкер итәргә, Ул биргән тормыш сынауларына түземлек һәм ныклык сорарга мөмкинлегебез бар. Аллаһы Тәгалә барлык догаларыбызны кабул кылсын.

Алга таба мәҗлес барышында Вәли һәм Гөлназ Гафуровлар, Тимергали хәзрәт Юлдашев башкаруында нәшидләр һәм салаватлар яңгырады. «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме һәм «Печка» һөнәрчелек мәктәбе балалар өчен милли бизәкле брошка ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

Чара ахырында барлык балаларга “Татлы сандыклар” бүләк иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана