Болгарда республикакүләм Мәүлид ән-Нәби узды

08 ноябрь 2019 ел 18:30

Бүген изге җомга кичендә кояш баю белән, Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көнен каршылап, Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде җиденче тапкыр җыйды. Соңгы елларда кичә традиция буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләренең мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында: Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Төркиянең Казандагы баш консулы Исмет Эрикан, Казахстанның Казандагы баш консулы Җанболат Мурзалин, шулай ук Чувашия, Коми, Дагыстан республикалары, ХМАО, Иваново, Ульян өлкәләре, Байкал аръягы краеннан күренекле дин эшлеклеләре.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә кадәр бүген әһәмиятле вакыйга – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән һәм күптән түгел Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә тәкъдим ителгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасының презентациясе булды. Коръәннең татар теленә мәгънәви тәрҗемәсен башкаланың татар җәмәгатьчелеге куанып кабул иткән иде, бүген исә басма хакында Татарстан мөселман өммәте вәкилләренә һәм төбәкләрдән килгән кунакларга сөйләделәр.

– Хәзерге заман татар әдәби телендә бер тәфсир булдыруга ихтыяҗ күптәннән бар иде, – дип башлады Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен әзерләүче төркем вәкиле, Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков. - Яңа тәфсир өстендә эшне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде һәм аның концепциясен тәкъдим итте. Беренчел этапта атаклы Ногмани тәфсиренең телен үзгәртеп, аны заманча телгә күчереп, шул рәвештә җәмәгатьчелеккә тәкъдим итик дигән уй бар иде. Ләкин соңыннан Камил хәзрәт: “Элекке тәфсирләр бер мирас буларак калсыннар, без үзебезнең тәфсиребезне тәкъдим итик. Бу гамәлебез дингә керткән өлеш булсын, киләчәк нәселләр безнең өчен дога кылсыннар”, – дигән фикергә тукталды. Шушы концепция кысаларында эшне дәвам иттек. Яңа тәфсирне без “Мәгънәви тәрҗемә” дип атадык. Ул турыдан-туры тәрҗемә генә түгел, ә мәгънәви тәрҗемә. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Белгәнебезчә, һәрбер телдә сурәтләү чаралары бар: фразеологизмнар, синонимнар, омонимнар... Аллаһы Тәгалә кайбер күренеш һәм төшенчәләрне Пәйгамбәребез ﷺ чорында аңлашылганча күрсәткән. Ләкин бүгенге көн кешесе, әгәр  дә аның тел буенча белемнәре булмаса, әгәр дә ул тел фәннәрен өйрәнмәсә, аларны аңламаска мөмкин. Без гарәп теленең теге яки бу сурәтләү чараларын асыл мәгънәсенә төшенеп, Аллаһы Тәгалә нәрсә әйтергә теләгән, шуны ачып салдык. 

Тәкъдим итү чарасында шулай ук Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен әзерләүче төркемнең тагын бер вәкиле, филология фәннәре кандидаты, татар теле белгече Айгөл Биктимирова катнашты. Ул үз чиратында тәфсирнең төзелешенә һәм тел ягыннан булган үзенчәлекләренә, эш барышында мөрәҗәгать иткән чыганакларны атады. 

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» фундаменталь хезмәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган.  Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. 

Республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсенең төп чаралары ахшам намазы белән башланып китте. Аны кунаклар һәм катнашучылар биредә үк – БИАда Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә укыды. Аннары бәйрәм залында Коръән уку һәм дога кылу белән чара рәсми рәвештә ачылды. Кичәнең хедлайнеры Төркиянең күренекле Коръән укучысы һәм нәшидләр башкаручысы, Бурса шәһәренең элекке мөфтие, профессор Мәхмәд Әмин Ай булды. Ул тантана программасын дәвам итеп, кунакларны дини җырлар белән сөендерде. Кичә кунакларын үзләренең иҗади чыгышлары белән шулай ук Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков һәм «Саф» ансамбле шатландырды.

Иҗади чыгышлар сәламләүләр һәм котлаулар белән үрелеп барды. Әйтик, депутат Камил Нугаев ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатын укып узды. Анда, аерым алганда, түбәндәге сүзләр бар иде: “Сезне ихлас күңелдән Мәүлид бәйрәме белән котлыйм. Барлык мөселман дөньясы билгеләп уза торган әлеге бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышын өйрәнүне күздә тота, аның хәдисләре, нәсыйхәтләре үрнәгендә сабыр, юмарт, мәрхәмәтле булырга чакыра”.

Дин кардәшләргә төп мөрәҗәгать белән  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады: 

 – Хәдисләрдән билгеле булганча, Пәйгамбәребез ﷺ дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, Рәсүлебез ﷺ атна саен үзенең дөньяга килгән көнен ассызыклап, билгеләп уза торган булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «(Рәсүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». («Юныс» сүрәсе, 58-нче аять). Ягъни фазыйләтләргә, пәйгамбәрләргә шатлану – ул безнең бурыч. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе. Бу хакта Каләм Шәрифтә болай диелә (мәгънәсе): «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Пәйгамбәребез ﷺ булмаса, Коръәнне дә, Сөннәтне дә белмәс идек.

Тантанада катнашучылар алдында шулай ук Әлбир хәзрәт Крганов, БИА ректоры Данияр Абдрахманов һәм башкалар чыгыш ясады.

Быел 28 октябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән  «туу» , «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүен аңлата. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга  килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана