Татарстан һәм Иваново мөфтиләре очрашып, татар милләтенә хезмәт күрсәтүдә багланышларны көчәйтү турында сөйләште

11 ноябрь 2019 ел 12:20
Татарстан һәм Иваново мөфтиләре очрашып, татар милләтенә хезмәт күрсәтүдә багланышларны көчәйтү турында сөйләште

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 14-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Мөхтәрәм дин әһеле нәзарәт чакыруы буенча 8-нче ноябрь көнне Шәһре Болгарда узган Мәүлид ән-Нәби чараларында шәрәфле кунак буларак катнашкан иде. Шул уңайдан, Фәрит хәзрәт югары дәрәҗәдә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен – Мәүлид кичәсен уздыру өчен Татарстан мөфтиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Мәүлид кичәсе илебезнең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләрен, мөфтиләрне очраштырды. Бергә күрешеп, уртага салып кайбер мәсьәләләр буенча киңәшү, фикерләшү өчен яхшы мөмкинлек тудырдыгыз. Алай гына түгел, Тәфсир елы кысаларында татар телендә дөнья күргән Кәлам Шәрифнең “Мәгънәви тәрҗемәсе” белән таныша алдык. Мондый мөмкинлекләрне тудырганыгыз өчен, барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!

Моннан тыш, Мәүлид кичәсе хакында уңай хис-кичерешләрен җиткереп, Фәрит хәзрәт аеруча Төркия кунагы – Мехмет Әмин Айның тавышына, күркәм әхлагына, сәләтенә соклануын белдерде:

– Ул бик матур итеп Коръән укыды, мөнәҗәтләр башкарды. Барлык нәшидләр дә безгә бик ошады. Төбәк мөфтиләре буларак, без аны бергә утырып тын да алмый тыңладык. Аннан тыш, дин әһелләренең чыгышлары бик аңлаешлы, эчтәлекле, тулы булды. Алар бергә хезмәттәшлек алып бару юллары, һөнәри әзерлекле, югары квалификацияле белгечләр әзерләү хакында да әйтеп уздылар. Әлбәттә, бу чараның югары ислам уку йорты бинасында – Болгар ислам академиясендә үтүе нур өстенә нур булды.

Әлеге җылы сүзләргә Камил хәзрәт сөенүен белдерде, алга таба сүз киләчәктә хезмәттәшлек алып бару юллары хакында барды. Сөйләшү барышында мәчет каршында курслар оештыру, Коръән һәм тәҗвидне өйрәнү буенча дәресләр оештыру тәҗрибәсе, балалар арасында төбәкара Коръән уку бәйгеләре үткәрү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

Моннан тыш, Фәрит хәзрәт Иваново Җәмигъ мәчете янында алып барылган биш катлы, 3 мең квадрат метрлы Ислам үзәге бинасы төзелеше барышы белән таныштырды. “Без аны  күппрофильле бина буларак күрәбез. Сездән рухи терәк, ярдәмнәргә өмет итәбез. Мин Иваново өлкәсендә ислам дине һәм татар милләте үсеше өчен җавап бирәм, ягъни киләчәктә дини һәм милли эшләрне мәчет каршындагы шушы бинада алып барырга ният итәбез. Сезнең башлангыч белән Татарстан мәчетләрендә алып барылган татар теле курслары буенча шулай ук ныклап танышырга уйлыйбыз. Татар оешмалары белән хезмәттәшлек алып баруыбыз да бик мөһим: татар милли оешмалары белән дини оешмаларның бергә эшләүләре бер-бесенә комачау итми, ә бер-берсен тулыландыра, баета гына. Шул турыда тәҗрибәмне уртаклаша алам”, – дип белдерде Иваново мөфтие.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны нәзарәт проектлары белән таныштырды: өч баскычлы уку-укыту системасы җайга салыну, “Хозур” нәшриятының медиапроектлары, Коръәннәр бастыру буенча башкарылган эшләр һ.б..

Фәрит хәзрәт Иваново җирле телевидениесе буенча беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ”ның кайбер тапшыруларын халыкка җиткерү буенча мөрәҗәгать итте. “Хозур” каналы тапшыруларын күчереп алырга телибез. Сездән бу тапшыруларны бирүегезне үтенеп сорыйбыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Фәрит хәзрәт тагын бер үтенечен җиткерде: “Уртак проектлар буенча төбәкләргә, чит илләргә сәфәрләргә бергә чыгыйк, хезмәттәшлегебез татар диаспорасы вәкилләре өчен дә кызыклы. Сез вакытында мәчетләрдә тел курсларын оештырып җибәрә алдыгыз, ә бит күп җирдә татар теле дәресләрен оештыру буенча кыенлыклар бар: я белгечләр җитми, я китаплар юк, я мәчеттә класслар юк. Ә теләк булганда, боларның барысын да хәл итеп була бит”, – диде һәм Иваново шәһәренең дәүләт мәктәбендә дә татар теле курслары оештыруы хакында сөйләде. “Хәзерге вакытта балаларга татар телен Ивановоның 18-нче мәктәбендә, Милләтләр йортында һәм театр бинасында укытабыз. Киләчәктә Ислам үзәгендә башлап җибәрәчәкбез”, – диде ул очрашуны төгәлләп.

Коръән тәфсире һәм “Хозур” нәшриятында басылып чыккан китаплар Фәрит хәзрәт Ляпинда зур кызыксыну уятты. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт аңа татар телендә нәшер ителгән китапларны бүләк итте: Мөхәммәд Гашыйк Иләһи Әл-Бәрниның “Әт-тәсһил әз-зарури ли мәсәил әл-Кудури”, Каюм Насыйриның “Мәҗмәгыль әхбар”, Рамил Әдһәмовның “Дингә өндәү нигезләре һәм имамның вазыйфалары” китаплары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана