Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде

11 ноябрь 2019 ел 11:50
Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 13-нче көнендә, Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтү чарасы узды. Мөслимәләр өчен киемнәр линиясен дизайнер Гүзәл Вәлишина тәкъдим итте. Чара Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге, Россия мөселман дизайнерлары берлеге һәм Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылды. Анда күренекле мөслимәләр, булачак кәләшләр, блогерлар һәм мөселманча киенү стилен үз итүчеләр катнашты. Мөхтәрәм кунаклар рәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да булды. «Без, мөслимәләр арасында Гүзәл Вәлишина кебек яшь сәләтле дизайнерларыбыз булуына чын күңелдән сөенәбез.  Бүгенге чара тагын бер кат шуны исбатлый: ислам модасы дөнья модасының бер өлешенә әверелде. Хәзерге мөселман киемнәре хатын-кызга тыйнак та, нәзакәтле дә, шул ук вакытта стильле дә булырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Наилә ханым.

Тантана барышында никах һәм мөселман туйлары өчен 35тән артык образны берләштергән «Хыял кызы» дип исемләнгән эксклюзив коллекция тәкъдим ителде. Шулай ук киемдә мөселман традицияләренең фазыйләтләре, Ислам динендә хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карата куелган таләпләр, никахның мөһимлеге турында вәгазь яңгырады. Моннан тыш, стилист Лилия Давыдова мастер-класс үткәрде. Тамашачыларны татар эстрадасының популяр җырчылары - «Мәхәббәт дуэты» (Вәли Фазлыйәхмәтов, Гөлназ Гафурова) һәм Ильмира Нәгыймова чыгышлары да сөендерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана