Мәүлидне үткәрүнең дөрес булуына дәлилләр

11 ноябрь 2019 ел 13:24
Мәүлидне үткәрүнең дөрес булуына дәлилләр

Мөселман дин кардәшләребезне ялгыштырып, Мәүлид ән-Нәбине бәйрәм итәргә ярамый дигән буш хәбәрләрнең мессенджерларда актив таралуына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Аллаһы илчесенең ﷺ туган көненә багышланган чараларны үткәрүнең дөрес булуына карата дәлилләр китерә.

Беренче сорау: Пәйгамбәр ﷺ үзенең туган көнен ничә тапкыр үткәргән?

Җавап: Пәйгамбәр (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) үзенең туган көнен һәр атна саен үткәргән. Әбу Катада тапшырган хәдистә түбәндәгеләр китерелә:

في الحديث عن أبي قتادة : أن رسول الله صلّى الله عليه وسلّم سُئل عن صيام يوم الاثنين، فقال : فيه وُلدتُ وفيه أُنزل عليَّ.

.(الصيام كتاب في "،الصحيح" في مسلم الإمام رواه)

Аллаһы илчесеннән дүшәмбе көнне ураза тоту хакында сорадылар, ул болай дип җавап бирде: «Мин бу көнне туганмын һәм бу көнне миңа ачыш иңдерелде» (Сахих Мөслим / Ураза турында бүлек, 1162 (198)).

Әлбәттә, хәдистә сүз нинди дә булса башка гамәлләр яки шатлыкны белдерүнең башка ысуллары турында түгел, ә ураза турында бара. Әмма сөенеч белдерү ысуллары шәригатькә каршы килмәгән очракларда махсус билгеләп куелмаган. Моңа мисал булып Имам Бохариның «әс Сахих» («Китәбү ән-никах», 5101) җыентыгында килгән хәдис тора, анда һәр дүшәмбедә Әбу Ләһәбнең газабы җиңеләйтелү турында әйтелә, чөнки ул бу көнне Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) дөньяга килүе турында шатлыклы хәбәрне җиткергән колын азат иткән. Бөтен тормышын мөселманнар белән көрәшкә багышлаган кешегә дә шундый бүләк бирелгәч, Аллаһы илчесенең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) тууы уңаеннан шатлыкларын белдергән мөселманнар турында ни әйтергә кала соң инде?

Икенче сорау: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләрне Мәүлидне үткәрергә өндәгән бер генә булса да дәлиле Коръәндә һәм Сөннәттә бармы?

Җавап: Мәүлидне үткәрү максат булып тормый. Максат булып Аллаһының илчесе (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) бу дөньяга килүе уңаеннан шатлык белдерү тора. Кәлам Шәрифтә Аллаһы Тәгалә болай ди:

قل بفضل الله و برحمته فبذلك فليفرحوا(Йунус/58)

Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак”.

Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дигән:

و ما أرسلناك إلا رحمة للعالمين(Әл-Әнбия/107)

Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек”.

Әлеге һәм алдагы аятьтән аңлашылганча, мөселманнар Аллаһы илчесенең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) бу дөньяга килүе уңаеннан сөенүләрен белдерергә тиешләр. Әлеге факт Ибн Габбасның (Аллаһы аңардан разый булсын) тәфсире белән раслана, ул Аллаһының рәхимлелеге – белем, ә Аның рәхмәте – Мөхәммәд (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) дип әйткән.

Ибн Тәймиянең дә Мәүлид турында әйткән фикере бар. Үзенең «Иктида Аля Сыратин Мустакым» хезмәтендә ул болай дип яза:

فتعظيم المولد واتخاذه موسما، قد يفعله بعض الناس و يكون له فيها أجر عظيم لحسن قصده و تعظيمه لرسول الله صلى الله عليه و سلم.

«Мәүлидне хөрмәтләү һәм кайберәүләр эшләгәнчә аны үткәрү – Аллаһы илчесен (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) мактау уңаеннан бик тә хөрмәткә лаеклы гамәл».

Бу Аллаһы илчесенең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) дөньяга килүе уңаеннан шатлык белдерүнең дөреслегенә карата китерелгән дәлилләрнең бик аз өлеше генә әле. Бу мәсьәлә буенча ялгышканнарны Аллаһы Тәгалә хакыйкый юлга бастырса иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана