Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләре билгеле булды

12 ноябрь 2019 ел 16:05
Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйге җиңүчеләре билгеле булды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәби уңаеннан «Сез Пәйгамбәребезгә ﷺ карата үз мәхәббәтегезне, аңа булган сөю хисегезне ничек белдерер идегез?» дигән темага уздырылган иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясады.

I урынга һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә рус телендә эссе язган Мәскәү студенты Газинур Мөхитов лаек булды. II урын һәм 5 мең сум татарча эссе авторы, Арча районы Иске Кишет авылында яшәүче Мәүлетдин Галиевка бирелде. III урында – рус телендә эссе иҗат иткән Яшел Үзән кызы, КФУ студенты Галия Гарифуллина, ул исә 3 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

Махсус бүләк – катнашу өчен диплом һәм «Хозур» нәшрият йорты чыгарган «Сөю нуры» («Светоч любви») китабы Актаныш районы кызы Алсу Хисмәтовага тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана