«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе командасы VIII Мөселман яшьләре спартакиадасында җиңү яулады

13 ноябрь 2019 ел 10:23
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе командасы VIII Мөселман яшьләре спартакиадасында җиңү яулады

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 15-нче көнендә, Казанда VIII Мөселман яшьләре спартакиадасына йомгак ясалды. Ел саен уздырыла торган әлеге ярышларда «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе командасы җиңү яулады. Икенче урынга башкаланың «Әхтәм» мәчете командасы лаек булды, өченче урында - «Дин Ислам» мәчете командасы.

Спартакиада 9-12 ноябрь көннәрендә шәһәрнең мөселман мәхәлләләре һәм уку йортларының 15-25 яшьлек вәкилләре арасында уздырылды. Ярышларда барлыгы 20-гә якын команда катнашты, алар мини-футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика (йөгерү һәм озынлыкка сикерү) буенча көч сынашты.

Һәр спорт төрендә җиңгән һәм призлы урын яулаган командаларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты медальләре, дипломнары, китаплар, шулай ук ТР мөсеманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетыннан татлы бүләкләр тапшырылды. ​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана