Татарстан мөфтие Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваятенә иҗазәт алды

13 ноябрь 2019 ел 16:42
Татарстан мөфтие Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваятенә иҗазәт алды

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа иҗазәт алды – ул Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия булды. 

Гасыйм кыйраәте – Коръәнне кычкырып уку белән бәйле булган ун стильнең берсе, ул Кәлам Шәрифне укуда ике төргә ия: аларны имам Гасыймның шәкертләре – Хафыс һәм Шүгъбә тапшырган. Россия дин белгечләре арасында иң киң таралган Коръән уку төре булып Гасыймнан килгән Хафыс риваяте санала. Камил хәзрәт алган иҗазәт исә аның Шүгъбә риваятен үзләштерүен раслый. Шул рәвешле, мөфти хәзрәт Хафыс һәм Шүгъбә риваятьләреннән торган Гасыйм кыйраәтенең белемнәренә тулысы белән ия.

Моннан тыш, иҗазәттә, гадәткә кергәнчә, белемнәрне тапшыру чылбыры Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үзенә кадәр барып тоташуы күрсәтелгән. Камил хәзрәтнең остазы исә – шәйх Мәэмүн әр-Рави, ул Татарстан мөфтиеннән имтихан кабул итә һәм аның белемнәрен бәяли. Шәйх әр-Рави пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең турыдан-туры нәсел дәвамчысы, Дубайда Кәлам Шәриф халыкара премиясе исемен йөртүче, әмирлектәге Хөкүмәт каршында эшләүче Коръән әзерләү буенча Комиссия башлыгы (DIHQA), ул шулай ук Дубай мәчетләренең берсендә имам булып тора. Шәйх Коръәнне кычкырып уку кыйраәтләренең барлык төрләре буенча иҗазәтләргә ия, ул Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәне йөртә. Галим мөфти Камил хәзрәтнең белемнәрен Коръәнне яттан белүгә һәм аны Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте нигезендә укуга карап бәяләде.

Татарстан мөфтияте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин – Коръән-хафиз, ул гакыйдә, фикъһе ысулы, хәдис ысулы, фикъһе, хәдис гыйлеме, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәткә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ия. Мөселман дөньясында “иҗазәт”ле кешеләр гыйлемдә махсус дәрәҗәгә ия һәм алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм дәвереннән килгән белемне саклаучылар булып тора.

Шунысы мөһим: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте республикабыз өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле һәм эзлекле эш алып бара. Мисал өчен, 2018-нче ел ахырында Казанның “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген тәмамлап, Ливанда әл-Җинән университетында укучы Рушан Йосыпов Коръән фәннәре белгечлеге буенча магистерлык диссертациясен уңышлы яклады һәм 7 кыйраәт буенча доктор Халид Әхмәд Бәрәкәттән иҗазәт алды, аның документында шулай ук Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән чылбырны дәвам итүе күрсәтелгән. Моннан тыш, Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләүдә ирешелгән килешүләр нәтиҗәсендә, Төркиянең “Хасеки” югары әзерлек үзәгендә белем алучы янә бер Коръән белгече Кәлам Шәрифнең 10 кыйраәтен тулысынча үзләштереп республикабызга әйләнеп кайтачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана