ТР мөфтие Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашты

15 ноябрь 2019 ел 08:19
ТР мөфтие Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашты

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 17-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашты.

Татарстан мөселманнары башлыгы саммитта Россиянең поликонфессиональ һәм күпмилләтле җәмгыяте шартларында мөселман дини оешмалары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча эксперт сыйфатында катнашты.

II Бөтендөнья толерантлык саммиты Халыкара толерантлык көненә багышлап уздырылды, ул ел саен 16 ноябрьдә үзара аңлашу һәм диалог теле буларак толерантлык концепциясен тану йөзеннән билгеләп үтелә. Әлеге чара Дубайның вице-президенты, премьер-министр һәм хаким Шәех Мөхәммәд бен Рәшид Әл Мактума җитәкчелегендә үтте һәм "Мультимәдәнияттә толерантлык: толерант дөньяда социаль, икътисадый һәм гуманлы өстенлекләргә ирешү" темасына багышланды. Анда югары дәрәҗәле хөкүмәт түрәләре, дөньякүләм мәсьәләләр буенча экспертлар, галимнәр, белгечләр, социаль хезмәткәрләр, халыкара дипломатик берләшмә илчеләре, руханилар, халыкара ассоциацияләр һәм оешмалар, шулай ук университет студентлары катнашты. Саммитның максаты – толерантлыкка һәм плюрализмга ярдәм итә торган нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен инновацион чишелешләр эзләү.

Сәфәр кысаларында мөфти ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның  Согуд Гарәбстаны принцессасы, lwaleed Philanthropies хәйрия фондының баш сәркатибе Ламия бинт Мәҗид Әль Согуд белән очрашуында катнашты. Әңгәмә барышында принцесса Фондның социаль эшчәнлеге турында сөйләде, ә Рөстәм Нургалиевич аны Татарстанга KazanSummit-2020-дә катнашырга чакырды.

Мөфти шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры Нәхайян бән Мөбәрәк Әль Нәхайян белән очрашуда катнашты. Татарстан Президенты БГӘ җитәкчелегенә саммит эшендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, әлеге форум төрле цивилизацияләр, мәдәниятлар һәм диннәр арасында аралашу өчен уникаль мәйданчык, ә бу илләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия-Әмирлекләр элемтәләре кысаларында БГӘ белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. БГӘ толерантлык министры Рөстәм Миңнехановка саммитта катнашуы һәм БГӘ белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. 

Камил хәзрәт Дубайда яңа иҗазәт алды – ул Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия булды. Гасыйм кыйраәте – Коръәнне кычкырып уку белән бәйле булган ун стильнең берсе, ул Кәлам Шәрифне укуда ике төргә ия: аларны имам Гасыймның шәкертләре – Хафыс һәм Шүгъбә тапшырган. Россия дин белгечләре арасында иң киң таралган Коръән уку төре булып Гасыймнан килгән Хафыс риваяте санала. Камил хәзрәт алган иҗазәт исә аның Шүгъбә риваятен үзләштерүен раслый. Шул рәвешле, мөфти хәзрәт Хафыс һәм Шүгъбә риваятьләреннән торган Гасыйм кыйраәтенең белемнәренә тулысы белән ия.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана