Нәзарәтнең «Лекторий» проекты: «Коръән белән фәнни фактлар арасында бернинди каршылык юк»

14 ноябрь 2019 ел 13:21
Нәзарәтнең «Лекторий» проекты: «Коръән белән фәнни фактлар арасында бернинди каршылык юк»

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 16-нчы көнендә, Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Лекторий» мөселман яшьләре проекты кысаларында чираттагы ачык лекция уздырылды.

Дөнья һәм кеше ничек килеп чыккан? Дарвин теориясе ни дәрәҗәдә нигезле һәм кешелекнең эволюция ярдәмендә барлыкка килүе мөмкинме? Әлеге һәм башка сорауларга РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикхы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи  шәригать күзлегеннән  җавап бирде. Остаз лекциясен тыңларга 60-тан артык кеше килгән иде.

Очрашу башында лекторийда катнашучыларга Дарвинның эволюция теориясе һәм кешелекнең кыскача тарихы турында видеороликлар күрсәтелде.

Әхмәд әл-Хәнәфи  билгеләп үткәнчә, «эволюция» сүзе термин буларак «вакыт узу белән үзгәрү» дигәнне аңлата.

– Эволюция теориясенең нигезендә тормышның миллиардлаган еллар дәвам итүе һәм вакыт узу белән үзгәрүе турындагы төп фикер ята. Шәригать күзлегеннән караганда, без моның белән бәхәсләшә алмыйбыз. Ник дигәндә, археологик табылдыклар – борынгы организмнарның ташка әйләнгән калдыклары төр һәм класс эчендәге эволюцияне дәлилли.  Бер төргә караган организмнарның уртак ата-бабадан килеп чыгышы да фәнни яктан нигезле. Әмма Җир йөзендәге барлык тере организмнар – бактерияләрдән алып кешегә кадәр – уртак ата-бабадан килеп чыккан дип раслау – беренче мәртәбә Дарвин тарафыннан тәкъдим ителгән «уртак ата-баба теориясе» фәнни яктан нигезләнмәгән.

Лектор ассызыклап узганча, фәнни фактлар гына бәхәссез булырга мөмкин. Мәсәлән, Җирнең Кояш тирәли әйләнүе һәм шарсыман булуы – шундыйлардан.

– Ислам фәнни фактларны инкарь итә алмый. Коръән белән фәнни фактлар арасында бернинди каршылык юк. «Уртак ата-баба теориясе»н эмпирик, ягъни тәҗрибә юлы белән дәлилләү мөмкин түгел. Дарвинның эволюция теориясе – шәригать тарафыннан кабул ителми һәм гакыйдәбезгә каршы килә торган гипотеза.

Әхмәд әл-Хәнәфи сүзләренчә, Дарвин организмнарның табигый сайланышын тәэмин итә торган механизмга ышанган, шул ук вакытта ул кешенең маймылдан барлыкка килүе турында түгел, ә аларның уртак ата-бабага ия булу хакында әйтеп калдырган. «Әмма бүгенге көндә маймыллар һәм кешеләр арасындагы эволюция идеясен  инкарь иткән мәгълүматлар бар. Әйтик, кайбер фәнни фактлар неандерталецлар, кроманьонлыларның һәм башка «борынгы» кешеләрнең бер үк чорда яшәгәнлеге хакында сөйли», –дип билгеләп үтте РИИ мөгаллиме.

Алга таба сүз Ислам дине гакыйдәсенең эволюция теориясенә нинди чикләүләр салуы турында барды.

– Коръән текстларына таянып шуны әйтергә мөмкин: кеше хәзер нинди, шундый хәлаттә яратылган. Алайса «борынгы» кеше калдыкларының табылуын ничек аңлатырга? Кешеләр белән беррәттән, кешегә охшаган башка примитив затларның булганлыгы ихтимал. Әйтик, Коръәндә дә, Сөннәттә дә борынгы заманнарда кешегә охшаш Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ халыкларының яшәве хакында әйтелә. Шул рәвешле, Ислам билгеле бер тарихи этапларда кешесыман затларның яшәү ихтималын кире какмый.

Лекторий барышында Әхмәд әл-Хәнәфи Коръәннең кешенең яратылуы һәм ана карынындагы үсеш стадияләрен сурәтләүче аятьләрен китерде.

– Күп кенә аятьләрдә беренче кеше – Адам галәйһиссәламнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан, арадашчыларсыз яратылуы хакында әйтелә: «Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: “Һичшиксез, Мин (коп-коры һәм кап-кара) балчыктан кеше яралтачакмын. Мин аны төзек бер хәлгә китергәч һәм (яшәтү сыйфатым булган) рухымнан аңа өргәч, сез (бер ихтирам билгесе буларак, кыйбла кебек) аңа (юнәлеп, Миңа) сәҗдә кылып (җиргә) капланыгыз”.   “И Иблис! Минем кодрәтем белән яралткан кешегә сәҗдә кылудан сине нәрсә туктатты? (Хакың булмаса да,) тәкәбберләндеңме, әллә син өстен кемсәләрдән булдыңмы?” – диде. («Сад» сүрәсе, 71-72 һәм 75-нче аятьләр). Бохари Мөслимнән килгән сахих хәдистә Адәм галәйһиссәламнең буе 60 терсәк, ягъни 30 метр дип билгеләнә, ләкин ул кеше булган. Бу хәдис микроэволюциягә – бер төр эчендәге үзгәрешләргә дәлил булып тора.

Шулай ук Коръәндә әйтелә: «И, кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән (булган сул кабыргасының иң астыннан Хава исемле) ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып (җиһанга) тараткан Раббыгыздан куркыгыз» («ән-Ниса» сүрәсе, 1-нче аять).

Алга таба кеше яралгы рәвешендә үсеш ала. Яралгының барлыкка килү һәм үсеш стадияләре дә Коръәндә сурәтләнә: «Без кешене сынар өчен (ир белән хатыннан) кушылган тамчыдан яралттык һәм аны ишетә һәм күрә ала торган иттек» (Әл-Инсән (“Кеше”) сүрәсе, 2-нче аять). «Һичшиксез, Без кешене саф балчыктан яралттык.  Шуннан соң аны (нәселенең яралтылу матдәсен) ышанычлы бер урын (булган аналык) эчендә су тамчысы иттек. Шуннан соң ул су тамчысын (сөлек кебек аналык диварына ябышып, кан белән тукланган йомыркадан гыйбарәт) оешкан канга әверелдердек. Аннары ул оешкан канны бер чәйнәлгән ит хәленә китердек, ул чәйнәлгән ит кисәген  сөякләргә әверелдердек, шуннан соң ул сөякләргә ит кундырдык. Шуннан соң аны башка бер яралтылыш белән бар иттек (тә, аны сөйләшә, ишетә, күрә белгән җанлы бер кеше хәленә китердек). Яралтучының иң күркәме булган Аллаһ – Бик бөек» («Әл-Мүэминүүн (Мөэминнәр)» сүрәсе, 12-14-нче аятьләр).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана