Мөфтиятнең “Хәләл” стандартлары буенча комитетын Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) башкарма комитеты әгъзалары составына керттеләр

15 ноябрь 2019 ел 11:50
Мөфтиятнең “Хәләл” стандартлары буенча комитетын Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) башкарма комитеты әгъзалары составына керттеләр

2019 елның 13-14 ноябрендә Джакартада (Индонезия) “Хәләл” Бөтендөнья советының 17 нче Генераль Ассамблеясе (Word Halal Council) узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин катнашты.

Халыкара оешма утырышы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты беренче тапкыр Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) башкарма комитеты әгъзалары составына керттеләр һәм расладылар. Моннан тыш, Комитетка бирелгән WHC сертификаты шулай ук озайтылды. Әлеге документ Ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә. Шулай итеп, әлеге абруйлы оешманың сертификаты Комитет эшчәнлегенең халыкара танылуын раслаучы документ булып тора. Беренче тапкыр Комитет 2014 елда WHC әгъзасы булды.

Шунысы игътибарга лаек, берничә көн алдан, 11 ноябрьдә, Бөтендөнья Хәләл советы (World Halal Council) оешуының 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге тантаналы чара 6 нчы Индонезия икътисадый фестивале (ISEF 2019) кысаларында Индонезия вице-президенты Маруф Әмин катнашында узды. Бөтендөнья Хәләл советы (World Halal Council) Индонезиядә 1999 елда "бөтен дөньяда Хәләл сертификациясе органнары арасында кардәшлек элемтәләрен һәм хезмәттәшлекне ныгыту" максаты белән оештырыла. Хәзер Совет дөньяның уннан артык илен берләштерә һәм Хәләл-индустрия өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге җайга салу органы булып тора.

Татарстан 2009 елда РОССТАНДАРТда «Продукция һәм хезмәт күрсәтүләрне ихтыяри сертификацияләү Ислам кануннары – Хәләл (Halal) системасына туры килүгә» Россиядә теркәгән беренче төбәк булып тора. Аны гамәлгә куючы – "Тест-Татарстан" РСМЦ белән хезмәттәшлектә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана