"Мөхәммәдия"дә "Юл хәрәкәте иминлеге" хезмәткәрләре белән очрашу узды

15 ноябрь 2019 ел 13:57
"Мөхәммәдия"дә "Юл хәрәкәте иминлеге" хезмәткәрләре белән очрашу узды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 18-нче көнендә, «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә «Юл хәрәкәте иминлеге» республика дәүләт бюджет учреждениесе шәкертләр белән очрашу үткәрде. Әлеге чара Юл һәлакәтләрендә вафат булучыларны искә алу көненә багышланды. Бу көн ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесендә дөнья күләмендә билгеләп үтелә.

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы барлык егетләр һәм кызлар белән узган очрашу Кәлам Шәриф аятьләре уку белән башланып китте. Аннары юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булучылар рухларына дога кылдылар. Юл фаҗигасендә үлүчеләр хакында сүз барганда, мәдрәсәдә укучы шәкертләрне юлда йөргәндә һәрдаим игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар. Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Зөлфия Мөзафарова аңлатып узганча, әлеге чара беренче чиратта юл-транспорт хәрәкәте көчле булган урыннарда урнашкан уку йортларында, укучылары, студентлары юл-транспорт һәлакәтләрендә вафат булган мәктәпләрдә, техникумнарда үткәрелә. Әйтергә кирәк, «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре катнашында әлеге чара Татарстан мәдрәсәләре тарихында беренче тапкыр үткәрелде.

Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» пропаганда бүлегенең өлкән инспекторы Ленар Гыйльметдинов 2019 нчы елның соңгы ун аенда Казан шәһәрендә балалар вафат булган юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды, шәкертләрнең сорауларына җавап бирде. Мәдрәсә укучылары республика территориясендә юл-транспорт травматизмының актуаль статистикасы белән танышты, шулай ук видеофильм карадылар. Очрашу ахырында шәкертләргә яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр, алар җәяүлеләргә караңгы вакытта һәм күз күреме начар булган шартларда да күренергә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне БМО карары буенча бу көн ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана