Әлмәт мөхтәсибәтендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге узды

18 ноябрь 2019 ел 09:28
Әлмәт мөхтәсибәтендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге узды

Узган җомгада Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйге уздырылды. Анда Әлмәт мөхтәсибәтенең Бишмунча, Габдрахман, Кәләй, Яңа Нәдер, Тайсуган, Миңлебай авыллары, шулай ук Әлмәт Үзәк мәчете, Әлмәт ислам мәдрәсәсе һәм Риза Фәхреддин исемендәге гимназия командалары катнашты.

Мөслимәләр Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормышына кагылышлы вакыйгаларны тәкъдир итүдә, мөнәҗәтләр укуда ярышты, сорауларга җавап бирде. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов рәислегендәге жюри чыгышларның оригинальлеген, милли киемнәрне, командаларның килешеп эшләвен һ.б. бәяләде. Барлык командалар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Бәйгенең төп бүләге – кече хаҗга юллама Кәләй авылы мәчете командасы капитаны Халидә абыстай Камалхановага тапшырылды. Призлы урын алган командалар исә кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана