РИИ мөселман дин әһелләре һәм мөгаллимнәр өчен вебинарлар уздыра

18 ноябрь 2019 ел 10:12
РИИ мөселман дин әһелләре һәм мөгаллимнәр өчен вебинарлар уздыра

Россия ислам институты М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты белән берлектә «Мөселман дини мәхәлләсе белән идарә итү» һәм «Интернет челтәрендә дини экстремизмны профилактикалау» дигән темаларга вебинарлар уздыра. Әлеге вебинарлар дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, мөфтиятләр, мөхтәсибәтләр хезмәткәрләре, мөселман дин әһелләре өчен белемнәрне тирәнәйтү һәм компетенцияләрне арттыру максатыннан әзерләнде.

«Мөселман дини мәхәлләсе белән идарә итү», 6 сәгать, 2019 елның 18-19 ноябре

Вебинар программасы:

  • Имамның һәм мәхәлләнең социаль эшчәнлеге
  • Мәхәлләнең мәгариф эшчәнлеге
  • Мәхәлләдә административ һәм оештыру эшчәнлеге
  • Мәхәллә эшчәнлегенең юридик аспектлары
  • Дини оешмалар эшчәнлегенең матди мәсьәләләре

«Интернет челтәрендә дини экстремизмны профилактикалау», 6 сәгать, 2019 елның 20-21 ноябре

Вебинар программасы:

  • Ялган дини төркемнәрнең төп маркерлары
  • Хәзерге заман шартларында ислам җәмәгатьләренең формалашу үзенчәлекләре
  • Ялган ислам җәмәгатьләренең төп концептлары һәм радикальләшү процессы
  • Челтәрне мониторинглауны уздыру методологиясе
  • «Кибердружина» яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге
  • Интернет челтәрендә хокуксыз контентны ачыклау методикасы
  • Челтәрне мониторинглау өчен махсуслашкан эзләү кушымталары

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтамалар буенча узарга мөмкин:

«Мөселман дини мәхәлләсе белән идарә итү»: https://forms.gle/5seaUmp4meGT3yXc8

«Интернет челтәрендә дини экстремизмны профилактикалау»: https://forms.gle/19koWsz9vwmhhbTX7

Элемтә өчен телефон: +79274173335 (Йосыпова Зөлфия Ренат кызы)

Электрон почта: e-riu@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана