Татарстан мөфтие БИА ректоры белән очрашты

19 ноябрь 2019 ел 09:27
Татарстан мөфтие БИА ректоры белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Болгар ислам академиясе ректоры  Данияр Абдрахмановны кабул итте.

Мөфти Камил хәзрәт мөхтәрәм кунак белән Дубайда узган II Бөтендөнья толерантлык саммитының нәтиҗәләре белән уртаклашты. Данияр Абдрахманов мөфтине яңа иҗазәт алуы – Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваяте буенча укытырга мөмкинлек бирүче таныклыкка ия булуы белән тәбрикләде. Җитәкчеләр шулай ук БИА-да булачак “Россиянең мөселман дини-илаһият мәктәбен торгызу һәм үстерү шартларында Ислам гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция турында сөйләштеләр. Нәзарәт башлыгы әлеге фәнни җыенга чакырганы өчен ректорга тирән рәхмәтен белдерде, конференциянең эчтәлеге һәм катнашучылары турында сорашты.

Гомумән, очрашу барышында Татарстан мөфтие һәм БИА ректоры мәгариф өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана