Галиев мәчетендә яшьләр өчен Мәүлид кичәсе узды

21 ноябрь 2019 ел 09:55
Галиев мәчетендә яшьләр өчен Мәүлид кичәсе узды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 23-нче көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган ае уңаеннан, Казан шәһәренең Иске Татар бисәсе урамнарында узган промо-акциянең дәвамы буларак, Галиев мәчетендә мөселман яшьләре өчен Мәүлид кичәсе уздырылды. Чарада мөфтиятнең төрле проектларында актив катнашкан илледән артык кеше катнашты. Кичә дәвамында яшьләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ турында нәшидләр, салаватлар әйтте, Рәсүлебез ﷺ тормышыннан вакыйгалар сөйләделәр, аның күркәм үрнәге, әхлагы нигезендә тормыш итәргә, сабыр, игелекле булырга чакырдылар. Мәүлид кичәсендә Лаеш районы Комлы Кәвәл авылы "Салих" мәчете имамы Зәкәрия хәзрәт Тимганов “Пәйгамбәребезне ﷺ ярату ничек булырга тиеш?” темасына вәгазь сөйләде. Хәзрәт Пәйгамбәребезгә ﷺ хас, бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык бик күп сыйфатларны китерде. Ул шулай ук Гайшә радыйаллаһу ганһуның Пәйгамбәребезнең ﷺ матурлыгы турында язган кыска шигырен укыды. Актив яшьләрдән Марсель Ибраһимов һәм Айназ Зарипов мөнәҗәтләр әйтте.

Кичә барышында шулай ук “Kahoot” дигән интерактив уен да оештырылды. Яшьләр Пәйгамбәребез ﷺ тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге уенда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Кичә Аксубайда да Мәүлид бәйрәме узды. Районкүләм әлеге чарада Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Бәйрәмгә залны тутырып өлкәннәр, урта яшьтәгеләр,  мәктәп балалары җыелды. Мәүлид кичәсе барышында автор-башкаручы Ильяс Халиков җитәкчелегендә “Минбәр” татар-дини театры театральләштерелгән Мәүлид программасы белән чыгыш ясады. Район имамнары Рәсүлебезнең ﷺ хәят-тормышы, аның сирасына бәйле вәгазьләр сөйләделәр. Хәзрәтләр Пәйгамбәребезнең ﷺ күркәм әхлагы турында нәсыйхәтләрен җиткерделәр, гомеребез нигезендә Пәйгамбәребезнең ﷺ юлы үрнәк булырга тиешлеген, аның гүзәл әдәбен яктырттылар. Айрат хәзрәт Әюпов Мәүлид ае белән тәбрик итте, аның әһәмияте хакында сөйләде. Равил хәзрәт Зөфәров Мәүлиднең мөһимлеген Коръән-Кәрим аятьләре белән дәлилләп, аның фазыйләтле, хәерле икәнлеген бәян итте.

Соңгы елларда Татарстан мәчетләрдә һәм шәхси йортларда Мәүлид ашлары үткәрү күркәм гадәткә керде. Аксубай мәдәният йортында районкүләм Мәүлид быел җиденче тапкыр оештырылды.

Бүген шулай ук Нурлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәгендә районкүләм Мәүлид узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана