Мөфти урынбасары БИАда халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша

21 ноябрь 2019 ел 13:38
Мөфти урынбасары БИАда халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаша

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә, Болгар ислам академиясендә «Россиянең мөселман дини-илаһият мәктәбен торгызу һәм үстерү шартларында Ислам гыйлеме өлкәсендә тикшеренүләр тәҗрибәсе» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.

Форумга Россия, якын һәм ерак чит илләрдән илаһият һәм ислам гыйлеме өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм экспертлар җыелды. Конференция делегатларын Кыргызстанга эш сәфәре кылучы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары, БИАның учредительләр советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул чыгышында билгеләп үткәнчә, Болгар ислам академиясе ачылу белән, татар-мөселман илаһияты фәнни төсмер алды, практик илаһият исә хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән уңышлы үсеш ала. Аерым алганда, Татарстан мөфтияте тарафыннан татар-мөселман илаһият мәктәбен үстерүгә юнәлтелгән проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары шулай ук БИА магистрантлары һәм докторантлары өчен ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Коръән бастыру, тәфсирлар әзерләү һәм дини йолаларны башкаруны стандартлаштыру, мөселман мәгълүмати киңлеген булдыру, хәләл азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү өчен хәләл федераль стандартларны эшләү буенча тәҗрибәсе файдалы булыр, дип ышаныч белдерде. 

– 2022 елда Россия мөселманнары бөек тарихи датаны – Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын каршыларга әзерләнә. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әлеге датаның зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады: «Әлеге вакыйга исламның Россиядә иң алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады»», – диде ул. Моны истә тоткан хәлдә Россия өммәтенең югарыда атап үтелгән бурычлары тагын да актуальрәк яңгырый.

Конференция кысаларында 4 фикер алышу мәйданчыгы эшли. Аның кысаларында катнашучылар Ислам гыйлеме һәм теологиясенең үсеш перспективалары, ислам өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү буенча Россия һәм чит илләр тәҗрибәсе, илебезнең мөселман дини-илаһият мәктәбен торгызу шартларында ислам гыйлеменең роле һәм урыны, мәгариф өлкәсендә традицион конфессияләр потенциалын файдалану турында сөйләшә.

Фәнни форумны Болгар ислам академиясе, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана