Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасында хаҗга юлламаны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте отты

21 ноябрь 2019 ел 17:10
Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасында хаҗга юлламаны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте отты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә, Казанда “Рәшидә” Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында нәзарәт тарафыннан оештырылган беренче республика олимпиадасы узды. Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, шулай ук Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнары шәкертләре катнашты. Бүген олимпиада җиңүчеләре билгеләнде:

"Ислам хокукы":

1 урын – Имамов Шамил ("Мөхәммәдия" мәдрәсәсе).

2 урын – Мөфлихунова Асия (Әлмәт мәдрәсәсе).

3 урын – Хөснетдинов Илшат (Буа мәдрәсәсе).

"Дин нигезләре":

1 урын – Табиев Саян («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).

2 урын – Янтимиров Камил («Фәнис» мәдрәсәсе).

3 урын – Шәфигуллин Равил (Кукмара мәдрәсәсе).

"Гарәп теле":

1 урын – Хәйруллин Самат (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе).

2 урын – Шәрипов Әхмәд (Әлмәт мәдрәсәсе).

3 урын – Бобоева Гүзәлхон (“Фәнис” мәдрәсәсе).

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә – ноутбуклар, өченчегә – мобиль телефоннар тапшырды. Шамил Имамов исә Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Аңа хаҗга юллама тапшырылды.

Шамил Имамов – Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәреннән килгән 22 яшьлек татар егете, ул мәдрәсәдә өченче курста белем ала. Яшьтәшләреннән тырыш булуы, укуга җитди каравы белән аерылып тора. Ул олимпиада сорауларына җавап биреп, иң күп балл җыйды. Соңыннан өч номинациядә җиңүчеләрне Коръән укытып белемнәрен тикшерделәр. Шамил кыйраәт, тәҗвид, мәкам һәм үз-үзен тоту буенча яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм хаҗга юлламага лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Татарстан данын Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында яклаячак, ул шулай ук Казанда, декабрь башында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Россиянең башка төбәкләренең дини уку йортлары студентлары катнашуы көтелә. Олимпиаданың республика туры Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне ачыклау һәм аларны Бөтенроссия этабына әзерләү максатыннан беренче тапкыр уздырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана