Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе район имамнары һәм Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге казыйлары белән очрашты

27 ноябрь 2019 ел 15:28
Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе район имамнары һәм Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге казыйлары белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 30-нчы көнендә, Яшел Үзәннең Үзәк мәчетендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев мөхтәсибәт имамнары һәм Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге казыйлары белән очрашты. Казыят составына Татарстанның Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе мөхәтәсибәтләре керә. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чараның мәртәбәле кунагы булды. Очрашу эшлекле киңәшмә форматында узды һәм үзара танышуга юнәлтелде, чөнки Михаил Павлович күптән түгел Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде. Ул районның үсешенә карата үз карашын белдерде һәм Лаеш районы башлыгы булган вакытта ТР Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итүгә бәйле уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты. ТР мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләү буенча чараларны тормышка ашыруда Михаил Павловичны хуплады һәм мөхтәсибәт инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул аңа шәһәрдә мәчет төзелешенә җир бүлеп бирү мәсьәләсен карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә биредә 3 мәчет эшли, мөхтәсибәттә исә барлыгы 43 мәчет исәпләнә.

Яшел Үзән имам-мөхтәсибе, Төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин мөхтәсибәттә дини өлкәдәге вәзгыять турында сөйләде, имамнарга дини эшчәнлекне «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә»гә таянып  алып бару кирәклеге турында искәртте.

Алга таба очрашу “сорау-җавап” рәвешендә барды: катнашучылар – имамнар һәм казыйлар – мәчетләрдә алга таба дини эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле сораулары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә алды. Аерым алганда, мөселман дини йолаларын уздыру тәртибе һәм мөселман зиратлары өчен урыннарны киңәйтү мәсьәләләре каралды.

Утырыш киләчәктә хезмәттәшлек итү буенча үзара килешү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана