ТР мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында катнаша

28 ноябрь 2019 ел 14:16
ТР мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында катнаша

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Уфада “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең V еллык утырышы башланып китте. Быелгы утырышта фикер алышу өчен төп тема –  “Конфессияара татулык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр тәҗрибәсе”.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФнең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатипов, Федерация Советында халыкара эшләр буенча Комитет рәисе урынбасары, "Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Утырыш кысаларында Е.М. Примаков исемендәге халыкара премия һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме тәкъдиме белән гамәлгә куелган Р.Н. Миңнехановның милли премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Утырыштан турыдан-туры трансляцияне беренче мөселман телевидениесе “Хозур ТВ” оештырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана