ТР мөфтие Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды

28 ноябрь 2019 ел 15:18
ТР мөфтие Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәсе электрон файлларын башкорт өммәтенә тапшырды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V еллык утырышы кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстан мөфтие Айнур хәрәт Биргалинга ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсенең электрон файлларын тапшырды. 

«Татарлар һәм башкортлар һәрвакыт бер-берсенә таянып яшәгәннәр. Халыкларыбызны бер дин берләштерә, тамырларыбыз уртак: тарих, тел, мәдәният. Без бер-беребезне тәрҗемәчесез аңлыйбыз. Татар һәм башкорт телләренең кардәшлеген, шулай ук мәдәниятләрнең, мәзһәб һәм гакыйдәнең уртаклыгын исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күп кенә башлангычлары Башкорстан мөселманнары өчен практик әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бәлки, Татарстан мөфтиятенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәләрен әзерләп бастыруда тәҗрибәсе файдалы булыр», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт Сәмигуллин. Файллар Башкорстан өммәте файдасына алга таба текстны башкорт теленә күчерү өчен тапшырылды.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый.

Айнур хәзрәт Биргалин мөфти Камил хәзрәткә һәм Татарстан Диния нәзарәтенә Башкорстант мөфтияте белән хезмәттәшлек, ике республиканың  мөселман халкы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен рәхмәт белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана