Нәзарәт әзерләгән русча Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең беренче экземпляры Болгар ислам академиясенә тапшырылды

28 ноябрь 2019 ел 15:43
Нәзарәт әзерләгән русча Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең беренче экземпляры Болгар ислам академиясенә тапшырылды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышы мәйданчыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахмановка ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының беренче экземплярын тапшырды.

Әлеге басма беренче тапкыр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме әгъзалары алдында Камил хәзрәт тарафыннан тәкъдим ителде.

Коръән мәгънәләрен рус теленә тәрҗемәсен бастыру – бөтен Россия мөселман өммәте тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора. Илебезнең фәнни-дини һәм киң даирәсен кызыксындырып кына калмыйча, бу тәрҗемә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләрендә дә хәзер Россияне һәм Россия мөселманнарын Ислам дөньясында иң алдынгы өммәтләренең берсе буларак тәкъдим итә. Мөфти хәзрәт хәбәр иткәнчә, Россиядә эшләүче мөселман дин әһелләре исә хезмәт белән Махачкалада Дагыстан Республикасы мөфтияте ярдәмендә 2019-нчы елның 7-нче декабрендә таныша алачак.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. Китап бүгеннән сатуга чыга.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана