Нәзарәт әзерләп бастырган Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты

29 ноябрь 2019 ел 10:15
Нәзарәт әзерләп бастырган Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты

Кичә Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышы мәйданчыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан тәкъдим ителгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты. Хәзер аны барлык теләүчеләр дә «Хозур» нәшрият йортының түбәндәге адреслар буенча урнашкан фирма кибетләреннән сорый ала:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36 йорт;

- Казан шәһәре, Газовая урамы, 14 йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибетендә;

- яки +79033054543 белешмә телефоны буенча.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган 28 тәфсиргә мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие нәзарәт әзерләп бастырган мәгънәви тәрҗемәдәге төп үзенчәлекләрне гамәлдә йөргән башка тәрҗемәләр белән чагыштырып аңлатып бирде. «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы авторлары, мөмкин булганча, искергән һәм артык катлаулы лексика һәм әйтелмәләрне, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларын кертмәскә тырышты (гәрчә әлеге лексик байлыклар заманча тәрҗемәләрдә киң ярылып ятса да). Бу исә рус телле укучыга барыннан да элек хәзерге рус әдәби телендә Кәлам Шәрифнең мәгънәләрен ачык һәм аңлаешлы итеп бәян итәргә мөмкинлек бирә, чөнки мөселманнар өчен Коръән – әдәби ядкәр генә түгел, ә тормыш-яшәеш өчен кулланма да булып тора. Шулай ук авторлар Кәлам Шәрифнең рус телендәге хәзерге тәрҗемәләрендә күзәтелгән хаталарны кабатлаудан сакланды. Мисал өчен, гамәлдәге күпчелек тәрҗемәләрнең төп кимчелекләре булып мәгънәви һәм кануный ялгышлар булып Аллаһы Тәгаләгә хас булмаган сыйфатларны бирү (хәйлә, алдау) һәм Аны тән мәгънәсен биреп сурәтләү (кулы, күзе дию, Гарештә дип раслау һ.б.), шулай ук пәйгамбәрләрне мөселман гакыйдәсе нигезендә тасвирларга ярамаган сыйфатлар белән сурәтләү тора.

Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә рус теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әлеге китапның һәр битендә Коръәннең тәрҗемәгә тәңгәл оригиналы бирелгән.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Россиядә эшләүче мөселман дин әһелләре исә хезмәт белән Махачкалада Дагыстан Республикасы мөфтияте ярдәмендә 2019-нчы елның 7-нче декабрендә таныша алачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана