Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләре Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды

29 ноябрь 2019 ел 10:31
Нәзарәт әзерләгән Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләре Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 2-нче көнендә (29 ноябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт җитәкчелегендә әзерләнгән Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмалары «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Лауреат дипломын Татарстан мөселманнары башлыгына Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Бүләкләү тантанасы Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы кысаларында узды.

Лауреат дипломында рус һәм татар телләрендә басылып чыккан ике томлы «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларының «хакыйкый ислам турындагы белемнәрне тарату һәм арттыруга, Россия халыкларының үзара килешүчәнлеккә ирешүенә, дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә әһәмиятле өлеш кертүе»  билгеләп үтелә.

Илкүләм премия ел саен «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында тапшырыла.

Конкурска эшләрне кабул итү 2019 елның 15 ноябрендә төгәлләнде. Быел жюри карамагына 32 гариза тапшырылды. Эшләрне “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге абруйлы жюри бәяләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана