Татарстан мөфтие Байкал артында булган һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

01 декабрь 2019 ел 15:45
Татарстан мөфтие Байкал артында булган һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Байкал артында булган юл-транспорт һәлакәтендә якыннарын һәм туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклаша һәм җәрәхәтләнгән ватандашларга саулык тели: 

- Байкал артыннан килеп ирешкән кайгылы хәбәрләр барыбызның да йөрәкләрен тетрәндерде - автоһәлакәт нәтиҗәсендә күп кеше һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән, - дип билгели хәзрәт. - Бу кайгылы сәгатьтә туганнарын һәм якыннарын югалткан ватандашларыбызны юатырдай сүзләр табуы кыен. Ихластан аларның күңел сызлануларын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән үзләренә сабырлык һәм ныклык сорыйм. Шулай ук зыян күрүчеләргә дә Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен иде. Раббыбыз барыбыздан да борчу һәм кайгы-хәсрәтләрне ераклаштырсын, дип дога кылам.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана