Татарстан мөфтие Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

02 декабрь 2019 ел 13:00
Татарстан мөфтие Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5-нче көнендә (2-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Республика мөселманнары башлыгын район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов каршы алды.

Сәфәр барышында беренче эш итеп мөфти хәзрәт Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 4-нче төзәтү колониясендә булды, тоткыннарның тормыш-яшәеш шартлары, дини гыйбадәтләрне үтәү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты. Моннан тыш, ул биредә җәза үтәүчеләр белән аралашты, аларга вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Очрашу барышында мөфти хәзрәт нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, аны халык арасында популярлаштыру, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗәзәтле хафизлар булдыру өлкәсендәге эзлекле эшчәнлеге хакында сөйләп узды. Үзенең чыгышында ул гыйлем алу юлыннан тайпылмаска, буш вакытны файдалы уздырырга, китаплар укырга өндәде. Камил хәзрәт шулай ук рус һәм татар телләрендә басылып чыккан «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары хакында сөйләп узды, әлеге хезмәтләрне әзерләү тарихы турында сөйләде һәм киләчәктә бу китапларны колонияләрнең мәчет китапханәләренә дә тапшырырга вәгъдә бирде. Тоткыннар Кәлам Шәрифнең татар һәм рус телләренә мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү өчен мөфти хәзрәткә һәм нәзарәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.  

Колониядәге мәчеткә даими рәвештә егермеләп дин кардәшебез йөри. Пәнҗешәмбе көннәрендә монда тоткыннар белән имам очраша. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчеткә 70-ләп кеше җыела.

Түбән Камага эшлекле сәфәре барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт урнашкан Үзәк мәчеткә кереп чыкты, яңа мәчет нигезенә таш салу өчен үзенең хәер-фатыйхасын бирде, шәһәр аксакаллары белән аралашты, догалар кылды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана