Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды

02 декабрь 2019 ел 15:51
Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5-нче көнендә (2-нче декабрьдә), Түбән Кама шәһәренең 35-нчы микрорайонында «Ак каен» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Чарада Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина, республикабызның төрле районнарыннан имам-мөхтәсибләр, шулай ук күпсанлы мөселманнар катнашты.

Салих хәзрәт Ибраһимов дин кардәшләренә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, аларны төзелеш эшләрен алып баруда актив катнашырга чакырды. Чарага җыелган район дин әһелләре, мәхәллә халкы, мөселман җәмәгатьчелеге, аксакаллар Аллаһы Тәгаләдән мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен теләп, дога кылды.

Яңа мәчет шәһәрнең Гайнуллин һәм Студентлар урамнары чатында калкып чыгар дип көтелә. Бүгеннән беренче свайларны кага башладылар. Әйтергә кирәк, мәчет мәхәлләсе бу вакыйганы күптәннән зарыгып көтте.

Исегезгә төшерәбез: Түбән Камада  яңа мәчет төзелә башлау хакында имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов 15 ноябрьдә җомга вәгазе вакытында мөнбәрдән игълан итте. Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча башкару ниятләнә. Яңа мәчет шәһәрне матурландыру юнәлешендә янә бер уңай адым булачак. Гыйбадәт йорты һәм аның янындагы уңайлы ял зонасы тиз арада шәһәр халкын күпләп җәлеп итү урынына әверелер дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана