Мөфти Казан шәһәренең 2-нче төзәтү колониясендә булды

03 декабрь 2019 ел 14:38
Мөфти Казан шәһәренең 2-нче төзәтү колониясендә булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның төзәтү учреждениеләренә сәфәрен дәвам итә. Әйтик, бүген, Рабигыль-ахыр аеның  6-нчы көнендә (3-нче декабрьдә), республика мөселманнары башлыгы Казанның 2-нче төзәтү колониясендә булды. Биредә аны ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, колония башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Марат Сәйфетдинов озата йөрде.

Мөфти хөкем ителгәннәр өчен тудырылган шартлар белән танышты, китапханәне карады, дини әдәбият фонды белән кызыксынды. Камил хәзрәт колониядә эшләүче "Касыйм" мәчетендә тоткыннар белән очрашу үткәрде. Әлеге мәчет 2008-нче елдан бирле рәсми рәвештә эшли. Аңа даими рәвештә 50гә якын кеше йөри. Монда тәҗвид һәм Коръан буенча дәресләр алып барыла. Күптән түгел хөкем ителгәннәр арасында Мәүлид ән-Нәбигә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сирасына (тормыш юлы, яшәешенә) багышланган конкурс узды. Аерым алганда, ул "Әлү Гыймран" сүрәсенең 14-нче аятен тәфсилләп аңлатып бирде: “Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, (яратылышыннан маңгае ак һәм бәдәне ала булып) тамгаланган (токымлы һәм матур аргамак) атларны, (дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек) терлекне һәм игенлекләрне яралту кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының (гади, бәһасез мәнфәгатьләрен чагылдырган) нәрсәләре. (Иң) Яхшы кайтачак урын (булган Җәннәт) исә – Аллаһ хозурында”. Үз чыгышында республикабыз мөселманнары башлыгы шулай ук нәзарәт әзерләп бастырган рус телендәге Коръән мәгънәләре басмасы турында сөйләде. Якын киләчәктә китапны Татарстанның пенитенциар учреждениеләре китапханәләренә тапшыру күздә тотыла. Очрашу ахырында мөфти хөкем ителгәннәрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Аларны Коръән Кәрим аятләре, ислам хокукы һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Исегезгә төшерәбез: кичә Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Каманың 4-нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Иртәгә ул Мамадыш районы Дегетле авылында урнашкан 17-нче колониядә булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана