Түбән Камада «Пәйгамбәрнең варисы – хәзрәти Әбу Хәнифә» дип исемләнгән чара үтте

03 декабрь 2019 ел 16:43
Түбән Камада «Пәйгамбәрнең варисы – хәзрәти Әбу Хәнифә» дип исемләнгән чара үтте

Рабигыль-ахыр аеның 2-нче көнендә (29-нчы ноябрьдә) Түбән Каманың “Нур” мәчетендә хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләренә багышланган «Пәйгамбәрнең варисы – хәзрәти Әбу Хәнифә» дип исемләнгән чара узды. Кичәдә мәчет каршындагы курсларда укучылар, остазлар, мәчеткә йөрүчеләр – барлыгы йөзгә якын кеше катнашты.

Иң әүвәл кунакларга сәламләү сүзе белән “Нур” мәчетенең хатын-кызлар укыту бүлеге мөдире Фәнзия Әхмәтшина мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул мәзһәбкә иярүнең мөһимлеге, үз эченә имам Әбу Хәнифәнең белем-өйрәтмәләрен алган традицион Ислам кыйммәтләре турында искә төшерде.

Аннары остазлар Имам әл-Әгъзамның тормышы һәм мирасы турында риваятьләр укыдылар. Шулай ук кунакларга Әбу Хәнифә шәхесе турында видеофильм күрсәтелде.

Чара чәй табыны белән тәмамланды. Шулай ук кунаклар укытучылар, хәзрәтләр, остазлар, туган-тумачалар һәм якыннар өчен дога кылдылар һәм алган белемнәрне файдалануда бәрәкәт сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана