Махачкалада Нәзарәтнең рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр. Аккредитация игълан ителде!

04 декабрь 2019 ел 09:13
Махачкалада Нәзарәтнең рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр. Аккредитация игълан ителде!

2019 елның 7 декабрендә Дагыстан Республикасы башкаласы Махачкалада Россия мөселман өммәте тормышында мөһим вакыйга көтелә – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы рәсми рәвештә тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле, Дагыстан Республикасы мөселманнары Россиядә беренчеләрдән булып күптән көтеп алынган әлеге фундаменталь фәнни-дини хезмәт белән танышачак. Хезмәт авторлары белән очрашуга мөселман дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары чакырулы.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте үзе әзерләгән икенче тәрҗемәсе булып тора. Беренчесе татар телендә Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Китап хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә белгечләре, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсеннән гыйбарәт. Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләрендә басылып чыккан тәрҗемәләренең ике томлыгы дәүләт дәрәҗәсендә югары бәяләнде һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. 

«Калям Шариф. Перевод смыслов» хезмәте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. 

Басманы тәкъдим итү чарасы Махачкала шәһәрендә Дуслык йортының конференц-залында (2-нче кат) узачак.

Башлана 9.30 сәгатьтә.

ММЧ аккредитациясе өчен телефон: 89172939706 (Резедә Закирова, Татарстан мөфтияте), 89187378771 (Алиасхаб Магомедов, Дагыстан мөфтияте).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана