Татарстан җитештерүчеләре ТР мөфтиенә Россиядә беренче хәләл көнкүреш химиясен тәкъдим иттеләр

03 декабрь 2019 ел 18:24
Татарстан җитештерүчеләре ТР мөфтиенә Россиядә беренче хәләл көнкүреш химиясен тәкъдим иттеләр

Бүген,  Рабигыль-ахыр аеның 6-нчы көнендә (3-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ин Саф» оешмасы җитәкчесе Йосыф Җәмалиев белән очрашу үткәрде. Ул Россиядә беренче булып хәләл көнкүреш химия чараларын җитештерүче. Оешма хәләл шартларына туры килү турындагы таныклыкны быел ноябрь аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетында алган.

Компания директоры Йосыф Җамалиев сүзләренә караганда, көнкүреш химиясен җитештерүдә Шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән табигый матдәләр генә кулланыла. Аларга хайван майлары, спирт, хлор, фосфатлар, парабеннар, SLS, SLES, ЭДТА һәм башка ясалма буяулар кушылмаган. Нәтиҗәдә кеше организмына тыелган компонентларның эләгүенә юл куелмый. Әлеге гипоаллерген чараларның нигезен биологик яктан таркала торган формула тәшкил итә, шуңа алар кеше өчен генә түгел, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз. Шул рәвешле, Татарстанның «Ин Саф» оешмасы ярдәмендә Россия хәләл-индустриясе тагын бер өлкәне – көнкүреш химиясе юнәлешен дә үзләштерде. Әлегә оешма кул юу өчен гель, савыт-саба юу сыекчасын һәм куллар өчен антисептикны дөньяга чыгарган. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа мөселман предприятиесенә уңышлар һәм бәрәкәт теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана