Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш колония-поселениесендә мәчет ачты

04 декабрь 2019 ел 14:08
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш колония-поселениесендә мәчет ачты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 7-нче көнендә (4-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә булды. Камил хәзрәтнең әлеге сәфәре күркәм вакыйга белән башланып китте: төзәтү учреждениесендә дин кардәшләребез зарыгып көткән һәм тиз арада үз көчләре белән төзелгән мөселман гыйбадәтханәсе – агач мәчет ачылды. Әлеге Аллаһы йортына быел гына нигез салына һәм ул өч ай эчендә төзелеп бетә. Сөенечле вакыйганы уртаклашырга шулай ук күпләгән кунаклар – Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче колония-поселениесе башлыгы Раил Сәгыйтов, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев килде. Әлеге агач мәчет биредә җәза үтүче 40 кеше өчен исәпләнгән, биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә булдырылган.

Әлеге чараны Татарстан мөфтие Коръән укып һәм дога кылып башлап җибәрде. УФСИН вәкиллеге башлыгы урынбасары бүген ачылган мәчетнең Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә сан буенча сигезенче мәчет булуын билгеләп узды. Камил хәзрәт мәчет ачылышы сөенечен бүлешеп, яңа мәчеткә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел шәҗәрәсе язылган шәмаил бүләк итте. Әлеге бүләк бик күркәм һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора: шәҗәрә татар телендә язылган. “Барлык тоткыннар да аңлый алсын өчен татар телендә махсус ясаттык. Аллаһы Рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм нәсыйхәтләрен истә тотып, аның сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп булсын”, – дип теләкләрен җиткерде ул. Әлеге колония тоткыннары белән атна саен очрашуларга вәгазьләр белән керүче имам Нурислам хәзрәт Газизовка Камил хәзрәт чапан бүләк итте. Алга таба мөфти хәзрәт һәм кунаклар тәкбир әйтеп мәчеткә узды һәм тоткыннар белән биредә җанлы сөйләшү уздырды. Үзенең чыгышын ул сорау биреп башлады: “Җәннәткә керү җиңелме, җәһәннәмгәме? Әлбәттә, җәннәткә керү җиңел. Уйлап карагыз: намаз уку – бушлай, тәһарәт алган һәм мәчеткә кергән өчен берәү дә акча сорамый, ураза тоту өчен дә акча кирәкми. Ә менә алкогольле эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар – барысы да түләүле, акча кирәк. Шулай булгач җәннәт юлы иң җиңеле”, – дип җиткерде ул.

Килгән кунаклар киләчәктә мәчеткә йөрүчеләрнең артуын теләделәр. Ахырдан дин әһелләре Коръән укып, мәчет намазы укыдылар.

Мамадыш районы Дегетле авылында урнашкан 17-нче колония поселениегә сәфәре барышында Татарстан мөфтие тоткыннарның яшәү шартлары белән танышты, бүлмәләрне карады.

Исегезгә төшерәбез: 2 декабрьдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Каманың 4-нче номерлы төзәтү колониясендә, кичә Казан шәһәренең 2-нче төзәтү колониясендә булды. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана