ТР мөфтие Спас районы башлыгы белән Борынгы Болгарны алга таба үстерү планнары буенча фикер алышты

05 декабрь 2019 ел 13:47
ТР мөфтие Спас районы башлыгы белән Борынгы Болгарны алга таба үстерү планнары буенча фикер алышты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 8-нче көнендә (5-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән очрашты.

Очрашу кысаларында җитәкчеләр Спас районы үсешенә, муниципаль органның мөхтәсибәт белән хезмәттәшлегенә, мәхәлләләр эшчәнлегенә бәйле берничә актуаль мәсьәләне карадылар. Әмма очрашуның төп темасы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын алга таба үстерү буенча планнар һәм чаралар буенча фикер алышу булды. Сүз уңаеннан, Фәргать Вәгыйзь улы район башлыгы вазифасына билгеләнгәнче Болгар музей-тыюлыгы директоры вазыйфасын башкарган иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин борынгы Болгар шәһәрен республиканың гына түгел, илебезнең дә тарихи байлыгы дип атады. “Болгар – бай тарихи-мәдәни мирас урыны. Идел буе Болгар дәүләте территориясендә 922 елда безнең ата-бабаларыбыз Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәннәр. Бүген ислам академиясенең нәкъ менә Болгарда эшләве символик мәгънәгә ия, ул үзебезнең дини илаһият мәктәбе традицияләрен яңартырга һәм гомумроссия мөселман мәгарифен үстерү үзәге булырга тиеш. Сүз уңаеннан, быел БИА Россиядә беренче ислам фәннәре докторларын чыгарды”, – дип билгеләп үтте мөфти хәзрәт.

Әңгәмә барышында Россия һәм чит илләрдәге дин кардәшләребезне Борынгы Болгар истәлекле урыннарына, рухи-мәдәни һәйкәлләренә кызыксынуларын җәлеп итү, бу урыннарны россиялеләр арасында популярлаштыру, зур күргәзмәләр, спорт уеннары һәм федераль дәрәҗәдәге башка массакүләм чаралар уздыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Камил хәзрәт искә төшергәнчә, «Изге Болгар җыены» ел саен Болгарда Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән мөселманнарны җыя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана