Мөфти ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты

05 декабрь 2019 ел 14:02
Мөфти ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 8 нче көнендә (5-нче декабрьдә), Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын уздырды. Әлеге чарага хакимият органнары, руханилар, галимнәр, иҗтимагый берләшмәләр, эксперт берләшмәләре вәкилләре җыелды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Утырыш яшьләрне гражданлык-патриотик һәм этномәдәни тәрбияләүгә багышланган иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча бурычлар 2025 елга кадәр Тәрбия үсеше стратегиясендә бәян ителгән. Үз чиратында республикада 2015-2025 елларга исәпләнгән Стратегия гамәлдә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Стратегиядә балалар һәм яшьләрдә милләтара аралашу культурасын формалаштыру буенча мөһим бурыч актуальләштерелгән, ул гражданнарның намусын һәм милли абруен, Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен хөрмәт итүгә, күпмилләтле Россия тарихы белән горурлану, гомумроссия гражданлык тәңгәллеге һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә нигезләнгән.

– Бу уңайдан белем бирү, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр клублары, милли-мәдәни, дини һәм башка иҗтимагый оешмалар зур потенциалга ия, – дип ассызыклады ТР Президенты.

Тәкъвалыкка, актив гражданлык позициясенә ия югары белемле хәзерге заман шәхесен тәрбияләү, яшьләр арасында үз халкының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт, тормышның рухи-әхлакый кыйммәтләренә өстенлек бирүне тәрбияләү – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле мөселман кешесе тирә-якка бары тик ихтирамлылык, игелек һәм мәрхәмәт өләшә, башкалар фикеренә һәм дөньяга карашларына хөрмәт белән карый. Татарстан  Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте яшь мөселманның нәкъ менә  шушы образын формулаштыру һәм популярлаштыру максатыннан тормышка ашырыла. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң мөһим башлангычлары рәтендә – Мөселман  яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь килен» һәм «I'MAN» проектлары, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре  белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре һ.б.лар бар.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана