Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре хезмәттәшлекне документ белән беркетте. Партнерлык килешүенә кул куелды

07 декабрь 2019 ел 13:43
Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре хезмәттәшлекне документ белән беркетте. Партнерлык килешүенә кул куелды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 10-нчы көнендә (7-нче декабрьдә), Махачкалада ике дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти Әхмәд-хаҗи Абдулаев кул куйды. Очрашу, Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнеп, рус телендә нәшер ителгән Коръән мәгънәләре – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын рәсми тәкъдим итү чарасы кысаларында узды.

Килешүдә, аерым алганда, дини уку йортларын һәм китапханәләрне кирәкле җиһазлар, дини әдәбият һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүдә үзара ярдәм күрсәтү, уртак дини, фәнни, рухи-агарту чаралары үткәрү, мәгариф, мәдәният һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә тәҗрибә алмашу, массакүләм мәгълүмат чараларында рухи кыйммәтләрне таратуга ярдәм итү һ.б. билгеләп үтелә.

Тулаем алганда, документ Россия мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү, гражданлык җәмгыятен ныгыту эшендә көч туплау, рухи-дини тормыш проблемалары буенча төбәкара сөйләшүләр һәм элемтәләр алып баруда, шулай ук үсеп килүче буынны ислам динендә мәрхәмәтлелек, ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә тугрылык рухында тәрбияләүдә, илебезнең милли, тарихи-мәдәни һәм дини традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт таратуны күздә тота.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана