Игътибар! 2021-нче елга мөселман календаренең истәлекле даталары билгеле

16 декабрь 2020 ел 08:00
Игътибар! 2021-нче елга мөселман календаренең истәлекле даталары билгеле

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Һиҗри исәп буенча 1442-1443-нче ел, ягъни Милади белән 2021-нче ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрнең билгеле булуы хакында хәбәр итә.

2021-нче ел Һиҗри буенча 1442-нче елның уртасына һәм ахырына, 1443-нче елның башына һәм уртасына туры килә. Һиҗри буенча календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре буенча айларның башлануын һәм тәмамлануын билгеләгәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик хисапларга таяна.

Шулай итеп, 2021-нче елда Рамазан-шәриф ае 13-нче апрельдә (сишәмбе) башланачак һәм 30 көн дәвам итәчәк. 2021-нче елның 13-нче маенда – Ураза бәйрәме.

Икенче мөселман бәйрәме – Корбан гаете 20-нче июльдә (сишәмбе) билгеләп үтеләчәк.

Башка изге айлар, мөселман календарендагы мөбарәк кичәләр һәм истәлекле көннәр белән сайтыбызда “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана