Мөфти булачак ислам фәннәре докторлары белән очрашты һәм имамнарга лекция укыды

10 декабрь 2019 ел 09:33
Мөфти булачак ислам фәннәре докторлары белән очрашты һәм имамнарга лекция укыды

Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 12-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Болгарга килде. Биредә ул Болгар ислам академиясе студентлары белән очрашты. Очрашу рәсми булмаган рәвештә узды. Студентлар республика мөселманнары башлыгына үзләрен кызыксындырган, шул исәптән, ислам икътисадының үзенчәлекләре, хәзерге дөньяда «хәләл» һәм «харам» төшенчәләре турында, сорауларын бирә алды. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт имам Раббаниның «Мәкүбәт» әсәреннән өземтәләр китерде. Очрашу ахырында мөфти БИАга Исламда кешенең рухи үсеше һәм тәссаувыф мәсьәләләренә багышланган өч томлык бүләк итте.

Бүген исә Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясендә «Дини оешма белән идарә итү теориясе һәм практикасы» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары кысаларында дин әһелләре өчен лекция укыды.

БИАда дини оешмалар хезмәткәрләре һәм тыңлаучылар өчен укулар 3-12 декабрь көннәрендә уза. Әлеге курсларга белемнәрен күтәрү нияте белән Мәскәү, Кырым, Дагыстан, Башкортстан, Татарстан, Чита, Саратов, Ульяновск, Свердловск, Омск, Төмән, Мурманск, Новосибирск, Пенза өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы вәкилләре җыелган. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Аның кысаларында менеджмент үзенчәлекләре, дини оешмалар хезмәткәрләре эшчәнлегенең хокукый һәм икътисадый аспектлары турында сөйләячәкләр. Лекцияләрне ислам, юридик, социология һәм педагогика фәннәре өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр укый. Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында тиешле үрнәктәге документ тапшырылачак.

Квалификация күтәрү курслары, Болгар ислам академиясе тарафыннан Казан федераль университеты белән берлектә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган “2017-2020 елларда ислам мәдәниятен һәм тарихын тирәнтен өйрәнгән белгечләр әзерләү” буенча федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана