“Ярдәм” фонды чатырында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен хәйрия ашы узды

10 декабрь 2019 ел 07:10
“Ярдәм” фонды чатырында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен хәйрия ашы узды

9-нчы декабрьдә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чатырында Казанда 1-нче декабрьдән башланып киткән Инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен хәйрия ашы оештырылды. Хәйрия ашына күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар, Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килде.

Хәйрия ашында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды вәкиле, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов билгеләп үткәнчә, “Ярдәм” фонды өчен Инвалидлар декадасы үзенең эш юнәлешләре һәм ниятләренең ихласлыгы белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. “Изге Коръән безне игелек кылырга чакыра. Игелек – безнең эш-гамәлләребездә генә чагылырга тиеш түгел, аның ихластан булуы мөһим. Әгәр дә безнең ниятләребез һәм эш-гамәлләребез туры килә икән, без зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”, – диде ул.

Инвалидларның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин сүзләренчә, Инвалидлар декадасында “Ярдәм” фонды чатырында очрашу матур традициягә әйләнде. “Безнең өчен “Ярдәм” фонды җитәкчелеге һәм коллективы бик матур бәйрәм оештырган. Бүген менә нәкъ менә шундый бәйрәм: монда дуслар җыела, очраша, яңалыклар белән бүлешә. Ә без монда рәхәтләнеп киләбез. Чөнки монда безне бик җылы каршы алачакларын, бездә монда бик уңайлы һәм рәхәт булачагын беләбез”, – диде ул “Ярдәм” фонды тарафыннан сәламәтлеккә туймаган кешеләрне тернәкләндерү һәм аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәтү юнәлешендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте. 

Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте “Ярдәм” фонды белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Әлеге җәмгыять рәисе Татьяна Николаева сүзләренчә, Инвалидлар декадасын бәйрәм дип атап та булмый. Әмма, шуңа карамастан, ул бергә җыелыр, үзләренең казанышлары һәм проблемалары белән бүлешер өчен шундый көн булу яхшы дип саный.

Күзләре торган саен начарлана барган Әнисә Васильева “Ярдәм”дәге хәйрия ашына Чувашиядән махсус килгән. Тернәкләндерү курсларында 5 тапкыр булган. “Мин кабат туган йортыма әйләнеп кайтуыма бик шатмын. Бу  минем икенче йортым. Монда мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Инвалид өчен өчен тернәкләнү узу, төрле күнекмәләргә өйрәнү бик зур әйбер ул. Әлхәмдүлилләһ, “Ярдәм”дә мин боларның барысын да алдым”, – диде Әнисә ханым.

“Ярдәм”дәге хәйрия ашында күрү, ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләр, коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар “Ярдәм” фонды аларга күрсәткән кайгыртучанлык һәм җылылык, ярату һәм хөрмәт өчен рәхмәт укыды.

Әлеге курслардан соң тернәкләнү узган кешеләр күңелләре күтәрелеп, яшәү көче артып, бик бәхетле булып кайтып китәләр. Хәтта ки тормышларын тамырдан үзгәртәләр. Мәсәлән, Оренбургтан килгән, коляскага утырып йөрүче Рәсим Кәримов курслардан соң бөтен гаиләсен Казанга алып килде. Эшкә урнашты. Хәзер ул тормышын “Ярдәм” фондыннан башка күз алдына да китерә алмый. Һәм көн саен рәхмәт укый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана