Татарстан Республикасына Фәлистыйн делегациясе килде

10 декабрь 2019 ел 10:03
Татарстан Республикасына Фәлистыйн делегациясе килде

Губернатор Җибрин Ильяс Абед Әл-Бакри җитәкчелегендәге Хеврон (Фәлистыйн) провинциясе делегациясе Татарстан Республикасына килде. Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 12-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Фәлистыйн кунаклары эш визиты кысаларында Россия ислам институтында булдылар. Делегатларны РИИның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат хәзрәт Гыйльманов каршы алды.

Визит барышында кунакларны Россия ислам институты китапханәсе, Гарәп каллиграфиясе үзәге, татарларда ислам мәгарифе музее, Электрон һәм дистанцион белем бирү үзәге белән таныштырдылар.

Татарстан территориясендә мөселманнар һәм христианнарның тату яшәүләре күп илләр өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте Хеврон губернаторы. Җибрин Ильяс Абед Әл-Бакри шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия ислам институты фән һәм мәгариф өлкәсендә Хеврон провинциясе ислам университеты белән хезмәттәшлек итә алыр иде.

Үз чиратында РИИның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов ислам университеты белән халыкара хезмәттәшлек алып баруда кызыксынуларын белдерде. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, бүген РИИ Әл-Әзһәр (Мисыр), Карауин (Марокко) кебек ислам университетлары, шулай ук Малайзия, Индонезия һәм Төркия университетлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Очрашу азагында кунаклар җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген Фәлистыйн делегациясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә булачак, анда Хеврон провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Абед Әл-Бакри ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана