РИИда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

10 декабрь 2019 ел 10:19
РИИда дини белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

12-13 декабрь көннәрендә Россия ислам институтында «Теологик белем бирүдә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән төбәк конференциясе уздырыла.

Конференциядә катнашучылар Россия мәгариф киңлегендә теологияне үстерүнең төп аспектлары, конфессияара һәм дәүләт-конфессиональ диалог кору коралы буларак теологик белем бирү үзенчәлекләре, дөньяви югары уку йортларында теология буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һ.б.лар турында фикер алышачак.

Чараның төп оештыручысы – Россия ислам институты. Конференция «Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе» (Мәскәү), Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе белән берлектә үткәрелә.

Пленар утырыш 9.30-да башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана