Нәзарәттә Фәлистыйн делегациясе булды

10 декабрь 2019 ел 16:35
Нәзарәттә Фәлистыйн делегациясе булды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 13-нче көнендә (10-нчы декабрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Хеврон провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Абед Әл-Бакри җитәкчелегендәге Фәлистыйн делегациясе булды. Делегация составына Фәлистыйннының инвестиция компанияләре һәм җитештерү предприятиеләре вәкилләре керде. Чит ил кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, делегация Казанга рәсми визит белән килде. Алар Татарстанның икътисадый потенциалы белән танышты һәм республиканың төрле ведомстволарында эшлекле очрашулар уздырды. Моннан тыш, кичә алар Россия ислам институтында булды.

Бүгенге очрашу барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Татарстанда Ислам үсеше тарихы, татар халкының бай дини мирасы һәм рухи мәдәниятенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук ул аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге, шул исәптән ислам мәгарифе, Коръән тәрҗемәләре әзерләү, социаль һәм нәшрият өлкәләре белән таныштырды.

Хеврон провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Абед Әл-Бакри Татарстан мөфтиенә җылы каршы алганнары өчен рәхмәтен белдерде, Россиядә Ислам үсешенең уңай тенденциясен ассызыклады. Моннан тыш, ул Татарстанның бердәм территориядә төрле халыклар һәм дин вәкилләренең дустанә яшәү үрнәге булып хезмәт итүен билгеләп үтте.

Губернатор ярдәмчесе Рәфикъ Җабари күп гасырлар дәвамында ислам динен тотучы татар халкы тарихына, шулай ук Борынгы Болгарның мәдәни мирасына, төзекләндерү эшләренә соклануын белдерде: «Мин Америкада яшәдем, күп кенә илләрдә булдым, ләкин Болгарда күргән нәрсәләрне мин беркайда да күрмәдем. Элегрәк монда килмәвемә бик үкенәм", – диде ул.

Камил хәзрәт, үз чиратында, татар дин әһелләре арасында да Фәлистыйн ислам вузларында белем алучылар аз булмавын билгеләп үтте.

Делегация вәкилләре бу сәфәрнең хезмәттәшлек өчен нигез булачагына ышаныч белдерделәр, шулай ук Татарстан мөфтиен җавап визиты белән Фәлистыйнга чакырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана