Бүген Әлмәттә Ризаэтдин Фәхреддингә багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза

11 декабрь 2019 ел 13:07
Бүген Әлмәттә Ризаэтдин Фәхреддингә багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 14-нче көнендә (11-нче декабрьдә), Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге 1-нче татар гимназиясе базасында «Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, «Ризаэддин Фәхретдин мемориаль музее» танылган галим, педагог, тарихчы һәм дин эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышлап үткәрә. Конференциядә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең башка вәкилләре катнаша.

Фәнни җыенны Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятьләре укып, дога кылып ачып җибәрде. Конференциядә катнашучыларга үзенең сәламләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җибәрде. Шулай ук "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һ.б. чыгыш ясадылар.

Рәсми өлештән соң конференция биш секциядә дәвам итте. Утырышларда чыгышлар Р.Фәхреддин мирасы нигезендә балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә, Р.Фәхреддин мирасын уку-укыту эшендә куллануга, гаиләдә милли гореф-гадәтләрне, тәрбия алымнарын саклауга, галим мирасында төбәк тарихын өйрәнүгә багышлана. Моннан тыш, конференция кысаларында “Р.Фәхреддин – дин әһеле, ислам белгече, мөфти” дип исемләнгән махсус секция уза, аны ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин алып бара.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана