Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының ярты тиражы сатылып бетте

11 декабрь 2019 ел 12:10
Нәзарәт чыгарган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының ярты тиражы сатылып бетте

Сатуга чыкканнан бирле Нәзарәт әзерләгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабының меңнән артык данәсе сатылды. Бу гомум тиражның яртысын тәшкил итә. 

Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7-нче декабрьдә Махачкалада тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басма «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.

Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның тәфсирләренә мөрәҗәгать итте. Барлык искәрмәләр һәм аңлатмалар чыганагы – әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәренең абруйлы шәрехләре.

“Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дөньяның һәр почмагыннан торып дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;

- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;

- www.huzurshop.ru интернет-кибете;

- белешмә өчен телефон: +79033054543.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана