ТР делегациясе Минскида: мөфти Беларусь татарларына «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын һәм аның электрон файлларын тапшырды

12 декабрь 2019 ел 08:49
ТР делегациясе Минскида: мөфти Беларусь татарларына «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын һәм аның электрон файлларын тапшырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегациясе составында Беларусь башкаласына эшлекле сәфәр кыла.  Иң беренче чиратта Татарстан җитәкчеләре төркеме Минскиның Җәмигъ мәчетенә юл тотты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел җәен Камил хәзрәт Белоруссия мөфтие Әбу-Бәкер Шабанович чакыруы буена Минскига барып, белорус мөселманнарының төп рухи үзәге саналган әлеге мәчеттә инде булган иде. Кичә исә Рөстәм Нургали улына Беларусь мөселман җәмгыяте тарихы һәм мөселман дини берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук аңа мәчет буйлап экскурсия үткәрделәр. Намаз уку залыннан тыш, биредә конферец-зал һәм ислам тарихы музее, шулай ук уку сыйныфлары, китапханә бар. Сүз уңаеннан, Камил хәзрәтнең беренче сәфәреннән соң, китапханә фонды “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган дини әдәбият белән тулыланды. Моннан тыш, мөфтиятләр арасында җайга салынган хезмәттәшлек кысаларында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләп чыгарылган һәм Россиядә халыкара стандартларга туры килгән дип табылган бердәнбер Коръән басмасының электрон файллары Белоруссия мөселманнарына тапшырылган иде. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шушы басманы Әбу-Бәкер Шабановичка 80 яшьлек юбилее уңаеннан истәлекле бүләк рәвешендә тапшырды. Беларусь мөфтияте исә электрон файллар нигезендә басманы ил Президенты Александр Лукашенко фонды өчен махсус итеп, шулай ук аерым зур тираж белән Белоруссия өммәте файдасына чыгарырга планлаштыра. Камил хәзрәт бу юлы да буш кул белән килмәде – дин кардәшләребезгә ул рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе – «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабының берничә нөсхәсен, шулай ук алга таба текстны белорус теленә күчерү өчен аның электрон файлларын тапшырды. Моннан тыш, Әбу-Бәкер Шабановичның юбилее уңаеннан, ул аңа Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 25-еллыгы истәлек медален бүләк итте.

Җәмигъ мәчетендә булганнан соң, Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендәге делегация Беларусь Республикасының татар җәмгыяте активы белән очрашуга юнәлде. Очрашуда Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Дмитрий Мезенцев та катнашты. Ул кунакларны һәм илдәшләрен сәламләп, белорус татарларының милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Бүген биредә барыбызның да бердәм гаилә хисе бар. Нинди телдә сөйләшүебез мөһим түгел. Россия һәм Беларусь халыклары, бөтен СССР халыклары иңне-иңгә куеп Ватанны дошманнан сакладылар. 11 этник татар, Беларусь гражданнары Советлар Союзы геройлары булдылар – бу шулай ук бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Нургали улы үз чиратында ватандашларын татар телендә сәламләде һәм аларга туган телгә карата сакчыл мөнәсәбәттә булулары һәм милли гореф-гадәтләребезне саклаулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, шулай ук Минскида Җәмигъ мәчете ачылу белән котлады (ул 2016 елда ачылды). Ул да, Дмитрий Федорович кебек, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгы якынлашуын искәртте: «Бу безнең уртак җиңү. Беларусь ныклык һәм батырлыкның уникаль үрнәге булып тора. Монда яу кырларында Татарстаннан чыккан бик күп кеше һәлак булды. Бу хакта хәтерләү бик мөһим дип саныйм».

Очрашу барышында милләттәшләребез Татарстан Президентына сораулар, үтенечләр һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булды. Җыелыш милли тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Шунысы игътибарга лаек: Минскига үзенең беренче сәфәре вакытында Камил хәзрәт милләттәшләргә һәм дин кардәшләргә туган тел һәм милли үзнечәлекләрне саклап калуның әһәмиятен турында вәгазь сөйләгән иде.  

Бүген Татарстан делегациясенең Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашуы, «БЕЛАЗ» предприятиесенә, «Великий камень» индустриаль паркына, Бөек Ватан сугышы тарихы музеена баруы көтелә. Иртәгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазе укырга һәм җомга намазын уздырырга ниятли.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана