Беларусь мөселманнары Татарстан мөфтиенә ияреп җомга намазы укыды

13 декабрь 2019 ел 15:06
Беларусь мөселманнары Татарстан мөфтиенә ияреп җомга намазы укыды

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 16-нчы көнендә (13-нче декабрьдә), изге җомгада, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Беларусь башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында кабат Минскиның Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул ачык дәрес үткәрде, дин кардәшләребезгә җомга вәгазе белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы уздырды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин белорус мөселманнары өчен лекцияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылган «Исгафул муриддин ли-икамәти әд-дин» («Дин кануннарын үтәргә теләүчеләр өчен ярдәм») китабы буенча укыды. Хезмәтнең авторы – хәнәфи мәзһәбе, усул-фикһ галиме, мөхәддис, шәех Габделгани бине Талиб Әд-Димәшкый. Китапта фикһ буенча төп, иң кирәкле мәгълүмат китерелгән. Камил хәзрәт әлеге хезмәтнең иң мөһим бүлекләренә тукталды һәм алар буенча тәфсилле аңлатма бирде.

Алга таба Татарстан мөфтие Минск мөселманнарына һәм милләттәшләренә җомга вәгазе укыды. Үзенең чыгышында ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ билгеле хәдисен китерде: “Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел”. “Яшьлегеңнең кадерен бел – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел – авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел – фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел – мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел”, – дип билгеләп узды Татарстан мөфтие. Мөфтинең вәгазе әлеге сөннәтне үтәргә чакырды.

Аннары дин кардәшләребез Татарстан мөселманнары башлыгына ияреп җомга намазын укыды. Камил хәзрәт катнашындагы җәмәгать намазында 1200-ләп кеше катнашты.

Хөтбәдән соң мөфти хәзрәт мәхәллә халкының сорауларына җавап бирде.

Искәртеп үтик: республиканың ТР Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегациясе составында Минскига эшлекле сәфәре барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезгә рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе – «Калям Шариф. Перевод смыслов» китабының берничә нөсхәсен, шулай ук алга таба текстны белорус теленә күчерү өчен аның электрон файлларын бүләк итеп тапшырды. Моннан тыш, Татарстан делегациясе Беларусь Республикасының татар җәмгыяте активы белән очрашты. Кичә Беларусь Милли китапханәсендә Камил хәзрәтне ислам һәм татар мирасы фонды белән таншытырдылар, мөфти шулай ук «Sputnik Беларусь» радиосына интервью бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана